Ялганны ничек ачыкларга?
Товарның сыйфатын «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша тикшерергә була.
«Яшел Үзән» газетасы редакциясенә ярдәм сорап шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул шәһәр кибетләренең берсендә улына аяк киеме сатып алган. Өченче көнгә үк бу ботинкаларның шнурлар кидертә торган заклепкалары кубып төшкән, өстәвенә, табаны да кыйшайган. Ә бит яшүсмер аларны мәктәптә генә, икенче аяк киеме буларак кигән. Бәясе дә арзан түгел – 4500 сум. Сатучысы бу аяк киеменең бик ныклы, табигый күннән фабрикада тегелгән булуына ышандырган. Чынлыкта да, аяк киеменең сыйфатлы булуы бик мөһим. Ир балалар өчен аеруча. Бер сезонга да чыдамаган аяк киеме белән нишләргә? Мондый очракларда нинди гамәл кылырга һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Берәүнең дә акчасын җилгә очырасы килми.
Мөрәҗәгать иткән кулланучыга ничек булса да ярдәм итәр өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре белән киңәшләшергә булдык. Алар ярдәмендә бу мәсьәләне хәл итү алай ук катлаулы булып чыкмады.
– Дөрес, сыйфатсыз товарны алыштырырга була, әмма сатучылар бу адымга бик теләп бармый, чөнки алыштырылганының да, шулай ук, тиз яраксыз хәлгә киләчәген яхшы аңлый.
– Әлбәттә, сатучылар үз товарларын мактый, әмма аяк киеме эшләнмәләрен сату базары контрафакт белән тулган, – дип аңлатты безгә территориаль бүлек белгечләре.
Контрафакт сатып алу куркынычын киметү өчен, аяк киемен фирма кибетләрендә яки брендның рәсми сайтында сатып алырга киңәш итәбез. Әмма, әгәр товарны базарда сатып алырга уйласагыз, ул вакытта алдан ук бөтен яктан да әзерлекле булу кирәк.
Белгечләр аңлатуынча, кулланучыларны сыйфатсыз әйберләр сатып алудан саклау өчен «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы эшләнгән, аның ярдәмендә берничә секунд эчендә товарның легальлеген тикшерергә: штрихкодны сканерларга һәм товар турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Гадел билге – продукцияне маркировкалау һәм күзәтүнең милли системасы. Махсус цифрлы код товарның чынлыгын һәм сыйфатын гарантияли. Системаның төп бурычы – кулланучыларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, контрафакт һәм сыйфатсыз аналогларга каршы көрәшү.
Сатып алучыларга шуны истә тотарга кирәк: 2020 елның 1 июленнән маркировка кодларыннан башка аяк киеме әйләнеше тыелган. РФ территориясендә сатыла торган һәр эшләнмәгә яки аның төргәгенә «Data Matrix» этикеткасы куелырга тиеш. Бу үзенчәлекле цифрлы паспорт, ул товар турында төп мәгълүматны үз эченә ала һәм аны сатуның легальлеген раслый. Һәр сатып алучы аяк киеме маркировкасы кодын мөстәкыйль рәвештә онлайн режимда тикшерә һәм аңа ялган тәкъдим итмәүләренә инана ала.
Маркировка – сату процессында товарны җитештерүчедән алып кулланучыга кадәр күзәтеп бару системасы. «Гадел билге» кушымтасы аяк киемен генә түгел, мех әйберләрне, парфюмерияне һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле башка товарларны тикшерү өчен дә кулланыла. Ул түбәндәге функцияләрне башкара:
- товарны ике үлчәмле штрихкод буенча идентификацияли;
- «Честный ЗНАК» серверына мөрәҗәгать итеп, маркировка кодының дөреслеген тикшерә;
- эшләнмә турында мәгълүматны күрсәтә;
- ялганны һәм контрафактны билгели;
- кулланучыны фальсификат сатып алудан саклый;
- ялган продуктларга шикаятьләрне терки.
Кулланучы шуны белергә тиеш, маркировкаланмаган аяк киеме – ул һәрвакыт легаль булмаган товар, аның килеп чыгышын билгеләү мөмкин түгел диярлек, һәм димәк, аның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын беркем дә гарантияли алмый. Сер түгел, мондый продукция табибларда да курку уята. Сыйфатсыз аяк киеме сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Белгечләр тәкъдиме буенча, безгә мөрәҗәгать итүче өендәге сатып алынган товарның төргәгендәге кодны сканерлаган һәм система «шикле товар» дигән карар чыгарган, ягъни аяк киеме контрафакт булып чыккан.
«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы 1992 елның 7 февралендәге N 2300-1нче законында сатучы һәм сатып алучының үзара хезмәттәшлегенең барлык механизмнары төгәл язылган. Кулланучы, әгәр дә товарның сыйфаты дәгъва тудырса, аны алмаштыра яки кире кайтара ала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы хезмәткәрләре әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен бу кулланучыны үзенә чакырды.
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев