Иң яхшы табигый антибиотиклар
1. Керән. Керән тамырында горчица мае һәм энзим бар.
Тамырны кырганда шушы ике матдә дә кислород йогынтысында кушылып, горчица мае хасил була.
Ул – авыз куышлыгы һәм борынның лайлалы катламындагы бактерияләр белән көрәшә торган көчле табигый антибиотик.
Трахеит, бронхит, озакка сузылган ютәл булганда: 1 аш кашыгы кырылган керәнне 3 аш кашыгы бал белән катнаш тырырга һәм алып куярга. Катнашманы көн саен көненә 5 тапкыр 1 чәй кашыгы ашарга кирәк була, ул авызда үзе эреп торырга тиеш.
Цистит, уретрит булганда: 1аш кашыгы кырылган керәнгә 1 стакан кайнар су салып, 5 минут каплап тотарга кирәк. Андый чәйне көн саен 3-4 стакан эчәргә була.
2.Мүк җиләге. Бу җиләк көчле антибиотик булу белән беррәттән вируска каршы матдә дә. Бәвел куыгын һәм сидек бүлеп чыгару юлларын зарарлы бактерияләрдән чистарта. Мүк җиләге – менә дигән антиоксидант, ул күзәнәкләрне ирекле радикаллардан саклый торган матдәләргә бай.
Мүк җиләге һәм нарат җиләге суык тиюләрдән дәвалый. Алар үзләренең бактерицид үзлекләре буенча кабатланмас булып торалар. Морс әзерләү өчен: Мүк җиләге белән нарат җиләгенә шикәр комы салып изәргә (3:1). 2 аш кашыгы катнашмага ярты литр җылы су салып бутарга кирәк. Файдалы эчемлек әзер!
3. Сарымсак. Сарымсак каннан, эчке органнардан һәм сулыш юлларыннан зарарлы бактерияләрне, эчәк паразит ларын, вирусларны чыгаруга ярдәм итә. Ул артериаль кан басымын төшерә һәм тромблар үсешенә комачаулый. Сарымсак яман шешкә каршы һәм антиоксидант үзлекләргә ия, алар ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистартыла.
Бер теш сарымсакта 400дән артык файдалы компонент бар. Алар кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметә һәм кан тамырларын чистарта, мультиформалы глиобластома күзәнәкләрен үтерә (баш миендәге яман шеш сәбәбе), дифтерия, туберкулез таякчыгын һәм хеликобактерны юк итә (ашказаны җәрәхәте сәбәбе), селәүченнәрне «чыгара» һ. б.
4. Базилик. Базилик – менә дигән табигый антибиотик. Үзенең дезинфекцияләү, бактерицид үзлекләре аркасында организмны күп инфекция ләрдән саклый.
Ангина. 4 чәй кашыгы вакланган яфракларга 250 мл кайнаган су агызыгыз, 20 минут кайнатыгыз, суытыгыз, сөзегез һәм көненә 2-3 тапкыр тамагыгызны чайкагыз.
Конъюнктивит, күз кабаклары шешенгәндә 2 чәй кашыгы базиликка 500 мл кайнар су салыгыз, суынганчы төнәтегез, сөзегез. Күзләргә примочка куярга һәм көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә була.
Баш авыртканда. Базилик, шалфей һәм мелиссаны бертигез итеп кушыгыз, 1 чәй кашыгы катнашмага 200 мл кайнар су салыгыз, 20 минут төнәтегез, сөзегез, 1 чәй кашыгы бал салыгыз, әз-әзләп эчегез. 30 минуттан соң барысы да узачак. Бу катнашма тынычландыру үзлегенә ия.
5. Күк җиләк (голубика). Бу җиләктә табигый аспирин бар, ул авыртуны киметергә һәм хроник ялкынсыну нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итә. Күк җиләк, шулай ук, антибиотик булып тора. Бәвел юлындагы бактерияләрне үтерә, инфекция таралуга юл куймый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев