Гриппны кисәтү чаралары
Сәламәтлек – зур байлык
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез.
Башлы суган.
Эфир майларына, С һәм В витаминына бай, тимер, калий, кальций, магний, марганец, фтор, фосфор, күкерт бар, табигый антибиотик булып тора.
Сарымсак.
Составында азотлы матдәләр, натрий, калий, кальций, магний, кремний-күкерт-фосфор кислоталары, С-Д-В витаминнары һәм эфир майлары бар. Авыртуны басу, микробларга каршы тору үзлекләренә ия, күптөрле бактерияләрне үтерә.
Укроп.
Аксым, шикәргә бай. Какрык чыгару чарасы, антисептик үзлеккә ия. Яшел үләне дә, орлыгы да дәвалау өчен кулланыла.
Куркума, имбирь. Куркума кешенең иммун системасын стимуллаштыра, организмның авыруларга каршы торучанлыгына булыша. Имбирь ялкынсынуга каршы тора, авыртуны баса, иммунитетны күтәрә.
Гөлҗимеш.
Көчле бактерияләргә, ялкынсынуга каршы тору чарасы. Организмда С витамины җитешмәгәндә кулланыла.
Петрушка.
Дезинфекцияләү һәм антисептик үзлеккә ия. Тир кудыру чарасы булып тора.
Нарат җиләге.
Тонусны күтәрә, температураны төшерә, бактерияләргә каршы тора, антисептик сыйфатка ия. Шикәр, органик кислоталар һәм А-С-Е-В витаминнарына бай.
Зелпе. А1, В1, В2, С витаминнарына бай, составында калий, магний, фосфор, кальций, тимер бар. Ангина булганда кулланыла, иммунитетны ныгыта.
Кура җиләге.
Антисептик, тир куу, температура төшерү, ялкынсынуга һәм күңел болгануга каршы тору үзлекләренә ия. Салкын тию авырулары вакытында кулланыла.
Мүк җиләге.
Салкын тигәндә организмны ныгыту өчен кулланыла. Бактерияләргә каршы тору, температураны төшерү һәм сусауны басу чарасы булып тора.
Кара карлыган.
В1, Р, А провитамины (каротин), шикәрләр, фосфор кислотасы, эфир мае, дуплау матдәләре, фосфор һәм тимер тозлары бар. Йөткерү һәм салкын тиюне дәвалаганда кулланыла.
Цитруслылар.
С, Р, Д, В, А провитаминына (каротин) бай, иммунитетны күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев