Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гөл туфрагы ник агара?

Файдалы киңәшләр.

Моңа минераль матдәләр кирәгеннән артык булу сәбәпче. Гөлләрне махсус грунтка утыртырга яки туфрак катнашмасын үсемлекнең төренә карап әзерләргә кирәк. Төп сәбәпләр суны тиешенчә сипмәү, чүлмәктә дренаж тишекләре томалану да була ала.

Мондый хәл күзәтелмәсен өчен әлеге ялгышларны төзәтегез. Гөлне икенче савытка күчергәндә, элеккесеннән 2-3 см га киңрәк, 4 см га тирәнрәк чүлмәк алырга кирәк. Шундук олы чүлмәккә утырту да туфракның әчүенә, бозылуына китерә ала. Су сипкән саен гөлнең төбен йомшартыгыз. Дым саклансын өчен туфрак өстене 1 см калынлыкта агроперлит салырга була.

Айга бер марганцовканың алсу эремәсен сибү дә файдалы. Гөмбәчекләр үрчемәсен өчен грунт өстенә 2-3 активлаштырылган күмерне төеп салыгыз.

Файдалы киңәшләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев