Гөлләрегез чәчәктә утырсын!
Бу катнашманы куллансагыз, яраннарыгыз ел әйләнәсе чәчәк атар. Үсемлек гөрләп үсә, нык була, кояш нурларыннан пешми, эссене җиңел кичерә һәм авыр мый.
Бу эликсирның рецепты бик гади:
- Су – 2,7 л
- Чүпрә – 100 гр
- Шикәр – 0,5 стакан
Өч литрлы банкага утыр ган, хлорсыз су салыгыз. Җылы суда чүпрәне эретеп, шикәр белән икесен банкага өстәгез. Аны марля белән томалап, җылы урында тотыгыз, вакыт-вакыт болгаткалап алыгыз.
Катнашма, әчүе беткәч, әзер була. Шуның бер стаканын 10 л суга кушып, яраннарыгызга, гомумән, гөлләрегезгә һәм бакчагызда үскән кыяр-помидор-борыч-баклажаннарыгызга да ике атнага бер сибегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев