Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гипертониянең симптомнарын вакытында тану һәм билгеләү мөһим!

Гипертония – киң таралган һәм куркыныч йөрәк-кан тамырлары авыруы. Гади генә итеп әйткәндә, югары кан басымы авыруы. Әгәр дә аны вакытында дәваламасаң, инсульт, инфаркт, эшкә сәләтсезлек, инвалидлык кебек авыр нәтиҗәләргә китерәчәк, ахыр чиктә үлем очрагы да кире кагылмый.

Нәкъ менә шуңа күрә, авыруның симптомнарын белү, аларны вакытында тану һәм беренче стадияләрдә билгеләү мөһим.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре буенча, күкерт баганасының 140 һәм 90 ммдан артмаган артериаль басымны нормаль дип санарга кирәк. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре ахыргача ачыкланмаган, әмма артериаль кан басымы күтәрелү белән бәйле һәм бер-берсенә бәйләнмәгән берничә фактор билгеле: нәселдәнлек, яшь, ир җенесе, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше, артык тән авырлыгы яки симерү, стресс, тәмәке тарту, алкоголь куллану, аш тозын артык куллану, канда югары дәрәҗәдәге холестерин һәм глюкоза. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев