Газетаның һәрчак кирәге чыга
Укылган иске газеталарны кая куярга белмичә, аптырасагыз, киңәшләребезгә күз салыгыз. Газеталарны бакчада куллану өчен җыеп барырга мөмкин.
- Газетадан үсентеләр өчен бер тапкыр кулланыла торган стаканнар ясарга була.
- Җылы түтәл ясаганда газеталар җәеп калдырырга мөмкин. Таркалсын өчен өстенә ЭМ-препарат сибәргә онытмагыз.
- Бакчада сукмакларга газета җәеп, чүп үләннәреннән котылып була.
- Көзен сакларга салганда алманы газетага төреп куярга мөмкин. Кәгазь дымны сеңдерә, алма яхшырак саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев