Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Февральдә бакча эшләре

Кышның соңгы аенда нәрсә эшләргә була инде, бөтен җирдә тирән кар бит, диярсез.

Әмма белүче бакчачылар, февральдә дә бакчада эш табарга була, дияр. Алар арасында иң мөһиме – агачларны яшәртү, ягъни ботакларын сирәкләү.

‼Болай эшләү өч файда бирә:
 

✅җимешләр эреләнә;
✅җимеш бирәчәк ботаклар тизрәк үсә һәм уңыш 20-60%ка арта;
✅агачларның салкыннарга каршы торучанлыгы арта һәм аларны авырулардан, корткычлардан эшкәртү җиңеләя.

 
‼Кәүсәсен кыскарту. 

 

Оптималь биеклек – 2 м. Шулай җимешләрне җыярга да уңайлы. Кәүсәне скелет ботагыннан 1-2 см өстәнрәк кисәргә кирәк. Төп итеп калдырсаң, чериячәк һәм башында куыш барлыкка киләчәк. Ябалдашның эченә таба үскән барлык яшь ботак­лардан арыну хәерле. Алар агачны куелата, һава һәм дымны тоткарлый – корткычларга һәм авыруларга уңай мохит тудыра. 

 

Дөрес итеп сирәкләнгән агач касә формасында булырга тиеш – уртасында бушлык, барлык ботаклар тышкы якта. Никадәрле сирәкләнгән?

Бакчачыларда «ябалдаш аша чыпчык иркен очып чыгарга тиеш» дигән гыйбарә бар. Ә ян-як скелет ботакларының озынлыгы якынча 2,5 м булыр­га тиеш һәм аларны тышка карап торган кырый ботакка кисәләр.


Агачларны агарту. Гадәттә агачларны көзен агарталар. Кышын да ярый, иң мөһиме февраль уртасына кадәр өлгерегә кирәк. Чөнки февраль ахыры – март башында әле җебетеп, әле катырып, температура кискен уйный башлый. Шул сәбәпле кояш нурлары астында агачның кайрысы 20 градускача җылынырга, ә төнлә 20 градускача суынырга мөмкин. Аерма 40 градус! Шундый тирбәлеш аркасында кәүсә «пешү» алырга мөмкин һәм моннан аны бары тик агарту гына коткара. Моның өчен махсус водоэмульсия куллану кулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев