Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт

Йомырканы түгел, ә ул кызачак майны тоз­лагыз!

Кәһвә кайнатканда, аңа бер чеметем тоз һәм корица салыгыз – эчемлек бик тә хуш исле булачак. Шулай ук киптереп, порошок хәленә китерелгән әфлисун яки лимон кабыгын салсаң да бик тәмле була.


Салатларга эре тоз салганда, ризык тәмлерәк була һәм андый тоз файдалырак та.


Бөтен төр салатка да тозны табынга чыгарганда гына өстиләр. Пешерелмәгән яшелчәләрдән ясалган салатка тоз белән бергә бер чеметем шикәр комы да сипсәң, тәмлерәк була.


Торт камырының хәйләсе гади: анда он, йомырка, атланмай һәм шикәр комының авырлыгы граммнарда бер төрле булырга тиеш.


Татлы пироглар пешергәндә дә камырга тоз өстәргә кирәк. Ул камыр­ның сыйфатын яхшырта: пешкән әйбер формасын тота, тыгыз һәм тәмле була.


Йомырка тәбәсе әзерләгәндә аңа су да өстәргә кирәк. Аксымы кыза башлаганда, табага әз генә су салыгыз. Аның төбе көймәс, файдалырак һәм йомшаграк булыр.


Фаршка ипи урынына панировка сохарие кушсаң, кәтлит сусылрак һәм тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев