Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Эх, син авыл мунчасы

Җиңел пар белән!

Әгәр дә сез даими мунча керәсез икән, моның никадәр файдалы булуын бик яхшы беләсез. Күпләр анда юынуга, чабынуга шуның кадәр ияләшкән, аңардан башка тормышларын күз алдына китерми. Ә бит шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе мунчаны ярты елга бер, кайчакта аннан да сирәк күрә.

Атна саен мунчага йөрү өчен биш сәбәп атап үтәбез:

  • мунчада вакытта тир бүленеп чыгу күпкә көчәя һәм организм тир бизләре аша зарарлы матдәләрдән арына.
  • мунчада иммунитетыгыз шактый ныгый, уңай нәтиҗәсен көчәйтү өчен, чыныгыгыз.
  • Мунча кергәннән соң салкын су белән коеныгыз яки кыш көне кар белән уыныгыз.
  • парланганда кан тамырларыгыз киңәя, кан йөреше яхшыра, димәк йөрәккә йөкләнеш кими.
  • Кызганычка, гипертоникларга мунча тыела. Әмма артык эссе итмичә генә яксагыз һәм анда билгеле вакыт кына булсагыз, уңай нәтиҗәләр генә алырсыз, ә зыяны бик аз. Шлаклардан арыну нәтиҗәсендә тән тиресе яхшыра, иммунитет күтәрелә.

Мунча яратучылар яшь күренә.Бик күпләр мунчаның нерв системасына уңай йогынтысын билгели. Ул артык стресс­тан котылырга ярдәм итә, мунчадан соң үзеңне ял иткәндәй, көчең һәм энергияң арткандай хис итәсең – һәм бу шаяру түгел! Барлык неврозлар һәм стресслар икенче планга күчә.


Мөһим! Чабынганнан соң салкын су эчәргә киңәш ителми. Бу, югары температурада организмда актив рәвештә тыгыз тир бүленеп чыгу белән бәйле. Эсседә булганнан соң салкын су эчкәч, кан тамырлары кысыла һәм йөрәк-кан тамырлары системасында киеренкелек барлыкка килә. Чабынганнан соң 10-15 минут дәвамында эчәргә ярый, анда да суның җылысын һәм организмны тулыландыру өчен минераллаштырылганын, газсызын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев