Эт эчәгесе генә димәгез! Бу үләннең күп кенә авырулардан дәва булуын беләсезме?
Татарча аталышы бик матур булмаса да, русчасы күркәм яңгырый – березка.
Бу үсемлеккә карап көннең ничек буласын белеп була, чәчәкләре иртәдән үк ачылса – көн кояшлы булачак, ә ябылса, болытлы һәм яңгырлы һава көтәсе кала.
Ә сез бу үләннең күп кенә авырулардан дәва булуын белә идегезме? Аның гастрит, бизгәк, энтероколит, бәрелгән урыннар, яралар һәм неврозлар булганда, шулай ук теш сызлаганда авыртуны баса торган йогынтысы бар. Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр әлеге үләннең яман шештән дә дәва булуын күрсәтте.
Аның суын кушып дерматитларны һәм дерматозларны юк итәргә сәләтле мазьлар ясыйлар. Суы шулай ук үт кудыру чарасы буларак, колак һәм баш авыртуын бетерү өчен файдаланыла. Серкә, зәйтүн мае, шәраб яки бал белән кушсаң, ул артритларны, тәндәге яраларны, пешкән урыннарны төзәтү өчен искитмәле чара була. Тибет табиблары әлеге үсемлекне атеросклерозны һәм хәтта үпкә туберкулезын дәвалау өчен дә кулланалар.
Эт эчәгесе төнәтмәсен авырлы һәм бала имезүче хатыннарга эчәргә киңәш ителми. Сау-сәламәт кешеләргә дә аны өч айдан артык кулланырга ярамый!
Фито-терапевтлар берничә рецептлар тәкъдим итә:
Тире яман шеше.
Хәтта мондый куркыныч авыру да башлангыч стадиядә эт эчәгесенең дәвалау үзлекләренә бирешә. Үләннең яңа гына өзеп изелгән тамырына 1:1 күләмдә атланмай кушып 1-2 сәгать тотасың, аннары тирегә сөртәсең.
Атеросклероз.
Спиртка салынган төнәтмә әзерлибез: 50 грамм спиртка 10 г үлән салып 1 атна дәвамында караңгы урында тотабыз. Аннары сөзеп ябык савытта саклыйбыз. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 15-20 минут кала бер аш кашыгы эчәргә кирәк.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев