Эчемлекләрнең организмга тәэсире
Кеше яшәеше нигезе – су. Моның шулай булуын барыбыз да белә. Шуңа да карамастан, эчәсе килү теләген, аларның организмыбызга нинди йогынты ясавы турында уйланып та тормыйча, без каһвә, чәй, сок, минераллы сулар һәм башка нәрсәләр белән басабыз.
Гади су – теләсә кайсы организмга иң кирәкле эчемлек. Газлы су һәм сокта организм өчен бик үк ярап бетмәгән субстанцияләр бар, ә чәй, каһвә һәм сөт тимер үзләштерелүен начарайта. Аларны күп эчәргә ярамый һәм бу эчемлекләр гади суны алыштыра алмый.
Сөттә файдалы элементлар бик күп, әмма лактозаны бөтен кеше дә үзләштерә алмый. Ул организмда билгеле ферментларның булмавы белән бәйле. Бу очракта сөт эч авыртуына, косасы килүгә, эч китүгә яки эч катуга китерә.
Чәйдәге кофеин дәрт өсти, әмма тимер, цинк һәм кальций үзләштерелүенә «аяк чала». Шуңа күрә аны ашаганчы яки тукланганнан соң берникадәр вакыт узгач эчү дөрес. Яшел чәй карасына караганда файдалырак санала. Шулай да аны шикәр, сөт һәм лимон белән кулланмагыз – файдасын киметәсез.
Каһвәнең түбән артерия басымлы һәм сәламәт кешеләргә артык зыяны юк. Ә йөрәге һәм кан тамырлары авырулыларга ул куркыныч. Аны, шулай ук, ашказаны-эчәклек тракты, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары белән проблемалы кешеләргә эчмәүләре хәерле.
Сокларны файдалы, чөнки анда витаминнар бар дип уйлыйлар. Ә бит аларда шикәр дә бик күп. Яңа сыгылган, табигый сок туклыклырак. Әмма күпчелек соклар, югары дәрәҗәдә кислоталы булулары аркасында, ашказаны авыртучыларга ярамый.
Минерал суны табиб билгеләве буенча гына эчәргә кирәк. Чөнки андагы тозлар һәм составындагы башка минералларның матдәләр алмашына тискәре йогынты ясавы бар. Аны хәтта сәламәт кешеләргә дә аз күләмдә генә куллану рөхсәт ителә.
Газлы татлы эчемлекләр зарарлы. Алардагы шикәр һәм лимон кислотасы тешләрне бетерә, ә хуш исле итүче һәм башка катнашмалар еш кына бөер авыруларына китерә. Шуңа, җәйге эсседә дә алардан баш тартуың яхшырак.
Алкогольле эчемлекләр бик аз күләмдә файдалы була ала: мәсәлән, бик каты туңганда. Ашаганда йотып куелган кызыл шәраб йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану бавыр һәм ми патологияләренә китерә. Моннан тыш, күзәнәкләрнең энергия эшләп чыгаруда төп роль уйнаучы В төркеме витаминнары метаболизмы бозыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев