Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Дуслар, суганнарыгызны ничек саклыйсыз?

Әле генә мәш килеп, казып, түтәлләр ясап утырткан суганнарыбызны инде җыеп та алдык. Бакчаларыбыз яртылаш бушап калды.

Җәйнең соңгы аена керүебез күңелләргә моңсулык салса, күзгә күренеп торган уңышларыбыз сөендерә. Тырышлык, хезмәт бушка түгел. Сүз уңаеннан сорыйк әле, ә сез, дуслар, суганнарыгызны ничек саклыйсыз?

Толым итеп үрелгән ысул – иң кулае санала икән. Әби-бабаларыбыз юкка гына суган белән сарымсакны шулай үрмәгән. Урынны да күп алмый, шәп саклана да!

Бүлмә температурасында һәм суыткычта суган 2-3 ай сыйфатын югалтмый. Ә инде аларны салкынча һәм коры урынга урнаштырсаң, саклану срогы 6-8 айгача арта һәм моңа берничә фактор йогынты ясый.
Дым. Ул күп булса, яшелчәләр тиз чери. Шәп дымлылык – 65-70%.
Температура. Артык җылылыктан суган үсә башлый, артык түбән булса – бозыла. Оптималь температура – +7...+13°С.
Яктылык. Туры кояш нурлары астында суган дым югалта һәм сыйфаты начарлана.
Вентиляция. Суган тутырылган әрҗәләр янында һава иркен йөрергә тиеш.

Саклауга әзерләү

Киптерү. Җыеп алынган суган (кипкәнче сабакларын кисмәскә кирәклеген узган санда язган идек) кимендә 10-14 көн ышык урында таралып ятарга тиеш. Бу кирәкмәгән артык дымнан арыну һәм саклауга тутырып куйгач күгәрмәс өчен кирәк.
Чистарту һәм дефектларын юк итү. Һәрбер суганны черү һәм башка җитешсезлекләр буенча тикшерергә кирәк. Барлык бозылган урыннарын кисеп атыгыз, башкаларына иярмәсен.
Сортларга бүлү. Сыйфаты һәм зурлыклары буенча сортларга аерып тутырсагыз, яхшырак. Юка һәм йомшак кабык­лы суган тизрәк бозыла башлый, шуңа андыйларын алдан кулланып бетерергә кирәк.
«Упаковка». Тыгыз савытларга тутырмагыз. Һава йөрсен өчен кәрҗин, тишекле әрҗә яки капчык кулланыгыз. Элег­рәк әниләребез капрон оекларда саклый иде, ул да яхшы.

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев