D витамины кытлыгы чоры башланды
Бездә климат шундый, октябрьдән алып март айларына кадәр болытлы һәм моңсу көннәр күбрәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Ә кеше өчен кояш нурлары – яхшы кәеф, шатлык һәм бәхет чыганагы. Тирегә эләгеп, алар организмда бик күп физиологик процессларны кузгата.
Шул исәптән – D витамины, яки кальциферол синтезлауны. Ул организмда витамин буларак та, гормон буларак та чыгыш ясый.
D витамины мондый бурычларны үти:
- ул балаларга организмның нормаль үсеше һәм рахиттан саклану өчен кирәк;
- йогышлы авырулардан саклый (микробларга каршы матдәләр синтезында катнаша);
- артык көчле ялкынсыну реакциясе үсүгә мөмкинлек бирми;
- артериаль басымны көйләүдә катнаша;
- атеросклероз үсешен булдырмый кала;
- кимерчәк тукымасын саклый;
- баш миендә күп процессларда катнаша;
- йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый;
- организмда алмаш процессларын тизләтә;
- минераль алмашуны һәм кальций үзләштерүне җайга сала.
Кешенең тәне никадәр ак булса, «кояш» витамины шулкадәр тизрәк һәм күбрәк синтезлана. Кеше кара-кучкылрак булган саен, витаминның синтезы акрынрак бара. Куе бронза загар белән капланган тире үткәрүчәнлеген югалта һәм анда D витамины эшкәртелми. Шуңа күрә артык кызынырга яратучылар сөякләр зәгыйфлеге проблемалары белән иртәрәк очраша.
Кояшта чама белән булу, шулай ук D витамины булган продуктлар куллану организмның бу витаминга ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Аларга йомырка, сыр, ак май, әчетелгән сөт продуктлары, сыер бавыры, диңгез балыклары, урман гөмбәләре, петрушка, үсемлек майлары бай.
Шулай ук, D витамины биоөстәмәләр һәм дару препаратлары рәвешендә даруханә киштәләрендә дә күп. Хәзер, «бу бары тик витамин гына» дип санап, күпләр үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнә. Ләкин, шуны да истә тотарга кирәк: витаминның артык булуы, аның җитешсезлеге кебек үк, организмга бик җитди зыян китерергә мөмкин. D витаминын, тикшергәннән һәм организмның реаль ихтыяҗларын ачыклаганнан соң, табиб билгеләве буенча гына кабул итәргә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев