Чүп үләне, димәгез. Кычытканның файдасы
Бу мәкалә мәгълүмат максатларында гына һәм табиб консультациясен алмаштыра алмый. Яз җитте һәм иң беренче үләннәр борын төртте. Элек-элек заманнардан ук табигать белән бергә уянган үсемлекләрнең файдалы булуын әби-бабайларыбыз белгән һәм кулланган. Без дә алардан калган белемнәрне онытмыйк, тәнебезгә сихәт бирердәй Җир-анабыз бүләкләрен таптап узмыйк, ә җыеп, авыз итеп карыйк.
Кычыткан. Чүп үләне буларак данлыклы бу үсемлек бик тә файдалы. Аңарда бик күп күләмдә С витамины, шулай ук К, В2, В6, бета-каротин (кишердәгегә караганда да күбрәк), гликозидлар, дуплау матдәләре, аксым һәм минерал тозлар (тимер, кальций, кремний, магний бар). Кычыткан авитаминозга каршы көрәшә, иммунитетка ярдәм итә, кәефне күтәрә. Ул ашкайнатуга, ашказаны асты бизе эшчәнлегенә дә уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын нормага китерә.
Әмма кычыткан аналык тонусын күтәрә, шуңа йөкле хатын-кызларга аны куллану тыела. Шулай ук, тромбоз һәм төрле кан авырулары белән интегүчеләргә дә аны ашарга ярамый, чөнки үсемлек канны тагын да куерта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев