Чистартучы ризыклар
БИРЕДӘГЕ ЯЗМАЛАР МӘГЪЛҮМАТ БУЛАРАК КЫНА ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ. ҺӘРТӨРЛЕ ДӘВАЛАНУ КУЛЛАНЫР АЛДЫННАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР!
Яши-яши организм шлаклана һәм шуның аркасында тиешенчә эшли алмый башлый. Моңа туклану һәм яшәү рәвешебез, шул исәптән, экология дә сәбәпче. Ә менә кайбер ризыклар безгә ярдәм итәргә сәләтле һәм алар көндәлек рационыбызда булырга тиеш.
Лимон. Ул токсиннарны суда эрүчән формаларга күчерергә ярдәм итә, мондый хәлдә алар организмнан күпкә җиңелрәк чыгарыла. Шулай ук лимон бавыр эшен стимуллаштыра һәм канны чистарта.
Чөгендер. Анда бета-каротин, магний, кальций, цинк, тимер һәм С, В3, В6 кебек витаминнар күп. Алар бавырга һәм үт куыгына токсиннарны «җимерергә» ярдәм итә, ә клетчатка ашкайнатуны һәм калдыкларны чыгару процессын яхшырта. Организмны чистарту өчен чи килеш яшел үләннәр һәм лимон согы белән кулланырга киңәш ителә.
Алма. Ул клетчатка һәм туклыклы матдәләргә генә бай түгел. Шулай ук, бавыр токсиннардан арындыру өчен куллана торган үт җитештерүне стимуллаштыра. Алмадагы пектин безнең тәнгә авыр металлардан һәм азык өстәмәләреннән арынырга ярдәм итә.
Яшел яшелчәләр. Мондый яшелчәләрдә хлорофилл күп. Ул организмга авыр металлардан, токсиннардан, гербицид һәм пестицидлардан арынырга булыша.
Сарымсак. Чи сарымсак вирусларга каршы көчле корал булып тора һәм антисептик, антибиотик үзлекләргә ия. Ул бавырда организмга ашкайнату системасыннан килә торган токсиннарны фильтрларга ярдәм итүче ферментлар эшләп чыгаруны стимуллаштыра.
Диңгез суүсемнәре. Аларда канны тәртипкә китерә һәм ашкайнату системасын ныгыта торган антиоксидантлар күп. Суүсемнәрдә булган альгин кислотасы ашкайнату трактындагы токсиннарны сеңдерә.
Яшел чәй. Бу эчемлекнең антиоксидантлар хәзинәсе булуы турында инде барыбыз да белә. Әмма бу очракта безгә нәкъ менә бавыр эшен яхшырта торган катехиннар кызыклы. Моннан тыш, яшел чәй куллану безнең тәнне гидрацияләүгә ярдәм итә, ә каһвә һәм кара чәй кебек киресенчә түгел.
Кинза. Әлеге үлән аерым телгә алуга лаек, чөнки ул безнең тәнгә депрессиягә, яман шешкә, гормональ һәм калкансыман бизле проблемаларга китерергә мөмкин булган авыр металлардан котылырга ярдәм итә. Кинзадагы химик кушылмалар бу токсиннарны үзара бәйли, аларны каннан, тукымалардан һәм органнардан «тартып» ала.
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев