Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чүп үләннәренә каршы “акыл белән” көрәшү

1. Мульча җәю. Нәрсәне мульчалауга карап составын билгелибез. Торф һәм ылыслар гортензия һәм рододендроннар өчен. Калганнарын вакланган агач кайрысы белән дә мульчаларга мөмкин. Бу эшкә бакча компосты да яхшы. Әгәр дә боларның берсе дә юк, ә әйберләрне утыртырга кирәк икән, актык чиге кәгазь кулланыгыз: җиргәя җәегез һәм тишеп, үсентеләрне утыртыгыз. Ачык җиргә караганда, барыбер ярый, чүп үләннәренә рәхәтләнеп үсәргә киртә булып тора.

2. Керән һәм лилиялекләрне һәм шуңа охшашларны тамырлары белән үк йолкып ташлау мәҗбүри түгел – алар барыбер үсеп чыгачак. Яшел өлешен гел кыркып торсагыз, яңа яфраклар чыгару өчен көчен сарыф итә-итә, вакыт узу белән ул тәмам хәлсезләнәчәк.
3. Орлыклардан саклыйбыз! Мәсәлән, тузганаклар чәчәк ата. Түтәлләрдән аларны тамыры белән йолкып атуга караганда, барысының да чәчәкләрен өзеп чыгу нәтиҗәлерәк. Ә аннары ашыкмыйча гына калган өлешен дә йолкысагыз була, чөнки иң мөһиме, очып таралмасыннар өчен чәчәкләрен үз вакытында өзү. Калган чүп үләннәре белән дә шулай ук.
4. Туфракны томалап бетерә торган үсемлекләрне (аллисум, стахис, медуница кебекләр) буш урыннарга утыртыгыз, чүп үләннәренә караганда алар яхшырак барыбер. Куаклар һәм хостлар утыртыгыз, бу чүп үләннәре белән көрәш мәсьәләсендә уңайлырак.
5. Химия – чүп үләннәренә каршы иң нәтиҗәсез ысул. Аларны сиптерүдән ни файда. Җәе буе бер лилиялек куагын коендырып та юк итеп булмый, ә көрәк белән ярты сәгатьтә казып атырга мөмкин. Файдалы хезмәт коэффиценты бик аз.
6. Чүп үләннәренә каршы көрәшнең тагын бер ысулы бар – ул күчерелмә сетка киртәләрдәге тавыклар яки куяннар. Аларның мини “загон”нарын атнага бер урыннан-урынга күчереп йөртергә һәм нервланмый гына чирәмлекне яңадан чәчәргә. Табигый ашлама – бонус буларак килә. Бик тә нәтиҗәле ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев