Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Черкиләр якын килмәсен өчен берничә ысул

Җәйге ялның ямен бет кебек кечкенә безелдәвек черки дә боза ала. Кайчакта шулардан ничек качып котылырга юк! Сезнең яннан урап очсыннар өчен, берничә киңәш тәкъдим итәбез.

  • Лампа өстендә парга әйләнүче йөз грамм камфара яки валерьянка бик зур бүлмәдә дә чебен һәм черкидән коткарачак.
  • Яңа өзгән шомырт яки миләш яфракларын ваклап турарга һәм тәннең ачык өлешләренә ышкырга.
  • Канәфер, базилик, әнис, эвкалипт эфир майларын, бер стакан суга 5-10 тамчы кушып, тәннең ачык җирләренә ышкырга яки ут чыганагына – камин, учак, шәм, кызган табага тамызырга. Мамык кисәген шул майларга манып, тәрәзә төбенә куегыз.
  • Аю баланының (бузина) яңа өзгән ботакларын бүлмәгезгә куегыз. Ул, помидор яфраклары исе кебек үк, черкиләрне куркыта.
  • Табигатьтә ял итәргә уйласагыз, учакка артыш (можжевельник) ботаклары ташлагыз.
  • Эрбет (кедр) мае исе черкиләрне генә түгел, чебен һәм тараканнарны да куркыта.
  • Әрем тамыры төнәтмәсе белән юынсаң, битегезгә бер генә бөҗәк тә якын килмәс. 1,5 литр суга бер уч вакланган тамырны салып, кайнатып чыгарырга һәм уттан алып, 20-30 минут төнәтергә.
  • Электр фумигаторында сыеклык беткәч, яңасын алырга ашыкмагыз. Буш савытка 100%лы эвкалипт экстракты салыгыз. Черкиләр сезнең өйгә юлны онытачак.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев