«Чәйләп алулар» булмасын
22 – 28 декабрь – Сәламәт туклануны популярлаштыру атнасы.
Фото: ясалма интеллект
Әлеге атна һәр кешене үз сәламәтлеге һәм көндәлек туклану рационы турында уйланырга чакыра.
Туклану – сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлешләренең берсе. Кеше организмында туклануга бәйле булмаган бер генә орган яки система да диярлек юк. Хәзерге вакытта туклану белән төп хроник йогышлы булмаган авырулар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм кайбер онкологик авырулар үсеше арасында туры бәйләнеш булуы фәнни яктан дәлилләнгән. Әлеге авырулар дөньяда һәм Россиядә вакытыннан алда үлемнең төп сәбәпләре булып тора.
Заманча кешенең туклану рационы бик еш очракта баланссыз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешелек крахмалга бай продуктларны (икмәк, бәрәңге) нормадан 10, шикәрне – 30-35 процентка артык куллана, ә итне – 25, сөтне – 30, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне – 45–50 процентка ким куллана.
Сәламәт туклану – ул җенескә, яшькә һәм хезмәт эшчәнлегенә карап, энергия ягыннан да, туклыклы матдәләр составы ягыннан да баланслаштырылган туклану.
Рациональ туклану түбәндәгеләрне күздә тота:
- Энергия балансы
- Баланслы туклану
- Туклану режимын саклау
Бүгенге көндә халыкның күпчелегендә туклану әлеге төшенчәгә туры килми. Моның сәбәбе бары тик матди мөмкинлекләрнең чикле булуы гына түгел, ә бу өлкәдә белемнең җитмәве дә.
Дөрес туклану кагыйдәләре
Иң мөһиме – артык ашаудан саклану.
Юлда барганда «чәйләп алу»лар булмасын! Ашаган вакытта барлык эшләрне читкә куеп, ашау процессына игътибарны туплау кирәк. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне карау, сайтлар карау ашау вакытында артык ашауга китерә.
Төрле продуктлар кулланыгыз
Ярма продуктлары: суда пешерелгән төрле боткалар, май өстәмичә яки духовкада пешерелгән бәрәңге.
Көненә берничә тапкыр төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм җиләкләр ашау файдалы. Шулай ук үсемлек майлары һәм майлы матдәләр: чикләвекләр, көнбагыш, кабак, җитен, кунжут орлыклары куллану киңәш ителә.
Көн саен тозы һәм шикәре аз булган әче сөт продуктлар (кефир, катык, сыр, йогурт) кулланыгыз.
Шикәр куллануны чикләгез: конфетлар, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, десертларны мөмкин кадәр азрак ашагыз.
Икмәк, консервалар һәм башка продуктлардагы тозны да исәпкә алып, тәүлеккә аш тозы күләме 1 чәй кашыгыннан (6 грамм) артмаска тиеш.
Гәүдә массасы индексы (ГМИ) тәкъдим ителгән чикләрдә булырга тиеш (20–25). Моның өчен рациональ туклану белән беррәттән, уртача физик активлыкны да саклау мөһим.
Алкоголь кулланудан баш тартыгыз
Продуктларны парда пешерүгә өстенлек бирегез.
Майлы ит төрләрен (дуңгыз ите, үрдәк, каз) азрак кулланыгыз.
Майсыз ит төрләрен (сыер ите, бозау ите, тавык, күркә, диңгез балыгы), шулай ук югары категорияле йомырка куллану файдалы.
Су балансын саклагыз: тән авырлыгының 1 килограммына 30 мл чиста эчәр су. Искәрмә: эндокрин авырулары һәм матдәләр алмашы бозылулары булган кешеләр өчен су режимы табиб тарафыннан чикләнергә мөмкин.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев