Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Чәчкәләр патшабикәсе - роза чәчәген кайчан һәм нәрсә белән ашландырырга?

Әлеге гөлгә мөкиббән газета укучыларыбыз өчен сезон буена шпаргалка тәкъдим итәбез.

Роза бик тә органика ярата, шуңа һәр ике атна саен, майдан алып июль уртасына кадәр, һәр төпкә 3 л тирес төнәтмәсе (1:10) сибәләр. Әмма бу гына җитми, минерал ашламалар да кирәк:

  • апрель ахыры – май башында: 10 л суга 1 а.к. мочевина болгатып, бер төпкә 3 л сибәргә;
  • май ахырында – 10 л су белән 1 а.к. мочевина катнашмасын бер төпкә 3 л;
  • чәчәккә бөреләнгәч: 10 л суга 1 а.к. кальций селитрасы эремәсен бер төпкә 3 л;
  • 3нче ашлаудан соң 14 көн узгач: 10 л суга 1 а.к. нитроаммофоска болгатып, бер төпкә 3 л;
  • 4нче ашлаудан соң 14 көн узгач: 10 л суга 1 а.к. калимагнезия катнашмасын бер төпкә 3 л.

Аннары, сентябрь уртасына кадәр һәр 14 көн саен, розаларны фосфор һәм калий белән тукландырырга: 10 л суга
1 а.к. суперфосфат һәм 1 а.к. калий сульфаты катнашмасын бер төпкә 3 л сибәргә. Гөллә­регез шау чәчәктә утырыр һәм куаклары нык булыр.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев