Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Бөтнекле микс» – каен җиләге кайнатмасы

Әгәр дә үзегез яраткан рецептыгызга да берничә бөтнек яфрагы салсагыз, яңа тәм татырсыз. Ә хәзер без тәкъдим иткәнчә әзерләп карагыз.

Кирәк булачак:

  • 1 кг каен җиләге
  • 1 кг шикәр комы
  • берничә яңа өзелгән бөтнек яфрагы

Бөтнек яфрагы урынына мелиса куллансагыз да була. Әлеге үсемлекне җиләкләр янына салганчы, юып, киптерегез.

Әзерләү:
Җиләкләрне савытка салып, шикәр комы кушарга һәм капкач белән томалап, бер тәүлеккә калдырырга.
Барлыкка килгән сиропны агызып алып, җиләкләрен калдырабыз. Сиропны кайнатып чыгарып, каен җиләкләрен сак кына шуңа салабыз, 3 минут тирәсе кайнатабыз. Уттан алып, 15 минутка кырыйга алып куеп торырга. Шул вакыт узгач, кабат утка куеп, 3 минут кайнатырга, читкә алып куеп торырга. Гомумән, әлеге процедураны өч тапкыр кабатларга.
Соңгы тапкыр кайнатканда, әзер кайнатмага вак итеп туралган бөтнек яфракларын кушып болгатырга.
Зур булмаган стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Һава кермәслек итеп япканда, суыткычта сакламаска да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев