Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Брускетта әзерләүнең гади рецепты

Әлеге томатлы, җәйге стильдәге итальяннар кабымлыгы рецепты гаиләгездәге һәркемгә охшаячак.

 Аның тәме белән бик күп ризыкларны килештереп була. Алар гадәти паста (безнеңчә - макарон, спагетти инде) һәм чәй янына да килешә, шулай ук зур бәйрәм табынын да бизи ала.

Брускетта әзерләү өчен багет яки гадәти батон кулланыгыз.

4 порциягә ингредиентлар:

  • 8 икмәк кисәге
  • 250 гр татлы томат (черри яки слива рәвешле)
  • 2 тырнак сарымсак
  • 100 гр уылган пармезан
  • 3 аш кашыгы зәйтүн мае
  • 1 чәй кашыгы бәлзәмле серкә
  • 30 гр яңа өзелгән базилик
  • тоз һәм борыч - тәменчә

Әзерләү:

1. Кызган табага аш кашыгы зәйтүн мае салып, вакланган сарымсакны 10-20 секунд кыздырып алабыз һәм мае белән бергә тирән савытка бушатабыз.
2. Шунда туралган томат, уылган пармезан, вакланган базилик, бәлзәмин, тоз-борыч өстибез. Барысын бергә болгатып, икмәккә күчәбез.
3. Батон кисәкләрен уртача утта торган табада кыздырып алабыз. Кыздырганда әз генә зәйтүн мае өстибез. Ике яклап та берәр минут яки икмәк бераз кызарганчы кыздырабыз.

Аларны тарелкага тезеп, һәрбер кисәккә томатлы катнашманы ягабыз. теләк буенча пармезан, борыч яки базилик белән бизибез. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев