Бүген бөтендөнья маляриягә каршы көрәш көне: һәркем белергә тиеш
Ел саен 25 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан билгеләнгән Бөтендөнья маляриягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Фото: ясалма интеллект
Малярия Экваториаль Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Үзәк һәм Көньяк Америка илләрендә киң таралган. Ел саен дөньяда 87 эндемик илдә 250 млн чамасы малярия очрагы теркәлә, шуларның 94% ка якыны Африка континентына туры килә.
Малярия таралуына нәрсә ярдәм итә?
- халыкның, шул исәптән туристларның, сезонлы эшчеләрнең интенсив миграциясе;
- климатның глобаль җылынуы, явым-төшем күләменең артуы;
- малярия черкиләрнең инсектицидларга һәм даруларга чыдамлыгы.
Малярия – куркыныч паразитар авыру
Малярия – тропик һәм субтропик климатлы илләрдә киң таралган авыр паразитар авыру. Зарарлану малярияле черкиләр тешләгәндә була. Аның 4 төре билгеле, шуларның иң авыры – Африка илләрендә таралган тропик малярия.
Инкубацион чор:
- тропик маляриядә – 7 көннән 1 айга кадәр;
- башка формаларда – 3 елга кадәр.
Авыру билгеләре:
- температура күтәрелү;
- калтырау;
- көчле тирләү;
- баш авыртуы;
- хәлсезлек;
- гриппка охшаш симптомнар.
Иң зур куркынычны тропик малярия тудыра. Ул вакытында дәваланмаса, беренче симптомнар барлыкка килгәннән соң 48 сәгать эчендә үлемгә китерергә мөмкин.
Маляриядән саклану чаралары
Малярия буенча хәл начар булган илләргә чыкканда зарарлануны булдырмас өчен, профилактика чараларын үтәү кирәк:
1. Дарулар кабул итү (химиопрофилактика)
«Тропикларга» баруга бер атна кала маляриягә каршы препаратны даими кабул итә башларга кирәк. Бу организмны саклаячак. Препаратны тропик илләрдә булуның бөтен периоды дәвамында һәм кайткач та бер ай эчәргә кирәк. Даруны сайлау булу иленә бәйле, дозасын табиб билгели.
2. Озынборыннардан саклану
- өйдән чыкканда, кичен һәм авыл җирлекләренә, джунглиларга экскурсия вакытында мөмкин кадәр тыгыз, якты тондагы ябык кием кияргә;
- тәненең ачык өлешләренә репеллентлар (бөҗәкләрне куып торучы чаралар) сөртергә;
- тәрәзәләргә челтәр кулланырга яки аэрозоль инсектицид белән эшкәртергә;
- черкиләрнең керүен булдырмас өчен фумигаторлар кулланырга.
Тропик илләрдән кайткач та саклык кирәк
Тропик климатлы илдән кайткач, ике ел дәвамында температура күтәрелү сәбәпле табибка мөрәҗәгать иткәндә, малярия буенча куркыныч зонада булу вакытын һәм озынлыгын табибка әйтергә.
Исегездә тотыгыз: малярия – хөкем түгел. Ләкин аны вакытында ачыклау һәм дәвалау бик мөһим. Сәяхәткә чыкканда саклык чараларын үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев