Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Беркем белеп тумаган

Май чәчрәмәсен өчен, кыздырыр алдыннан табага әзрәк кенә тоз сибәргә кирәк.

Әгәр дә кызган табага үсемлек мае сыласаң, сыер мае көймәячәк.


Кәтлитне алдан көчле утта кыздырып алалар, аннары басалар. Болай иткәндә ул сусыл була, чөнки тышы кабыклана да эчендәге суы акмый.


Әгәр дә 20 минут кайнаганнан соң, 5 минутка салкын суга салып торсаң, карт тавык яхшырак пешә.


Кыздырганчы, ун минут алдан корытып, тоз ышкып куйсаң, балык таралмый һәм алтынсу кабыклы була.


Әгәр дә ит кайнап чыгып, күбеген җыеп өлгерә алмагансыз икән, бер стакан салкын су өстәгез – утырган күбек өскә калкыр һәм җиңел генә җыеп алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев