Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ҖОМГА НАМАЗЫНА БАРУЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР

Менә сез тәвәкәлләп мәчеткә җомгага йөри башларга ниятләдегез ди.

Иң беренче эш итеп мәчеткә барыр алдыннан тәһарәт алу кирәк, тәһарәт алу тәртибе ничек икәнен белмәсәгез – душ коенып чыксагыз да җитә.
Душ коенуны – госел алу дип атасак та була һәм ул тәһарәт алуны алмаштыра. Ләкин өч тапкыр авызыгызны чайкарга, борыныгыз эченә су алып сеңгерергә һәм тәнегезнең бөтен өлешен дә юарга  онытмагыз.
Юынып-чистарынып, тәһарәтләнгәч яисә госелләнгәч, матур чиста киемнәрне киеп мәчеткә юл тотабыз.

Мәчеттә башта дүрт рәкагать сөннәт намаз укыла.
Мәчеткә кергәч мөмкин кадәр алдарак урын табып башкалар кебек алга карап идәнгә утырыгыз, азан әйтелгәнен көтегез.

Азан әйтелгәч һәркем үзе кулларын күтәреп эчтән генә азан догасы укыр һәм урыннарыннан торып җомга намазының дүрт рәкагәть сөннәт намазын кылырга басачаклар. Сез дә берәрсенең янәшәсенә басып укыгыз, намаз укый белмәсәгез кешеләр ничек эшли, алар кебек иелеп-бөгелеп, сәҗдә кылыгыз.
Имам вәгазь, хөтбә укыганнан соң мөәзин камәт әйтер һәм кешеләр җомга намазының фарызын укырга сафларга тезелә башлар.

Фарыз намазда катнашу:
Сафларга тезелеп беткәч намаз башлана. Әлеге намаз имамга ияреп укыла. Монысы бик җиңел, бу намазны укыганда кешеләр барысы да бер юлы иелә-бөгелә, сәҗдә кыла монда ялгышып булмый. Барлык догаларны диярлек имам үзе кычкырып укый. Бу җомга намазының ике рәкагать фарызы дип атала. Җомга намазына килүнең бөтен максаты – шушы фарыз намазны уку һәм вәгазь тыңлау була да инде. Калган намазлар өстәмә намаз кебек кенә санала.

Җомга намазының ахыргы дүрт рәкагать сөннәте укылыр. Бусы нәкъ беренчесе кебек укыла, шулай ук моны һәркем үзе укый.

Тәсбих әйтү, дога кылу

Бу намаз да тәмамлангач утырган урыннарда калабыз һәм имам үзе яки мөәзин намаз арты тәсбихләрен әйтә башлаячак. Монда 33 төймәле дисбе алып килгән булсагыз бик тә шәп булыр, булмаса бармак белән санарга тырышыгыз. Иң беренче “Аятел көрси”  укыла, аннан соң имам тәсбихләрнең беренче сүзен кычкырып әйтеп барачак, ә сез эчтән генә кабатлыйсыз.

Дисбе тартканда беренче Сөбханаллаһ дип 33 тапкыр, аннан Әлхәмдүлилләһ дип 33 тапкыр һәм соңыннан Аллаһү әкбәр дип 33 тапкыр әйтәләр.
Бар кеше бергә тәсбих догасы кылыр.

Янәдән имам үзе яисә ул кушкан кеше Коръән укыр, аннан соң барысы да кулларын күтәреп мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылыр һәм жомга намазы тәмамланыр.
Шуны онытмагыз, тәһарәтсез укылган намаз дөрес булмый, шуңа күрә иң беренче эш итеп тәхәрат алырга өйрәнергә кирәк.

 

Чыганак: «Өмет» гәзите | газета «Омет» Вк төркеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев