Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бер тамчы зирәклек

Тулы савыт. Фәлсәфә профессоры аудитория каршында чыгыш ясаганда биш литрлы банка алып, аны диаметрлары өч сантиметрдан да ким булмаган ташлар белән тутыра.

– Банка тулымы? – дип сорый.
– Әйе, тулы, – дип җаваплый студентлар.
Ул ташлар өстенә борчак сала һәм банканы бераз селкеткәч, борчаклар таш арасындагы буш урыннарга урнаша.
– Тулдымы банка? – дип, тагын сорый профессор.
– Әйе, тулды, – диләр студентлар.
Шуннан соң ул банкага ком сала. Әлбәттә, ком барлык калган бушлыкны тутыра. Кабат сорый, банка тулымы, дип. Әйе, хәзер бер шиксез тулы, диләр студентлар.
Ә ул өстәл астыннан кружка белән су алып, тамчысына кадәр банкадагы ком өстенә агыза. Студентлар көлә.
– Ә хәзер шуны аңлагыз: банка – сезнең тормыш. Ташлар – сезнең тормыштагы иң мөһим нәрсәләр: гаилә, сәламәтлек, дуслар, балаларыгыз. Болар – калган бөтен нәрсә югалып бетсә дә тор мышы гызны тутырып тору өчен кирәкле. Борчак – шәхсән сезнең өчен әһәмияткә ия нәрсәләр: эш, өй, автомобиль. Ком – калган башка вак-төякләр.
Әгәр дә банканы баштан ук ком белән тутырсаң, борчак һәм ташка урын калмый. Сезнең тормышта да шулай, әгәр дә һәрчак вакытыгызны һәм энергиягезне вак-төяккә сарыф итсәгез, мөһим әйберләргә урын калмый. Сезгә бәхет китерә торган нәрсәләр белән шөгыльләнегез: балаларыгыз белән уйнагыз, ирегез яки хатыныгыз өчен вакыт табыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз. Ә эшләргә, өй җыештырырга, машинагызны төзәтергә һәм юарга вакыт булачак. Иң алдан ташлар, ягъни тормыштагы иң мөһим нәрсәләр турында кайгыртыгыз, үзегез өчен приоритетларны билгеләгез: калган барысы да – ком.
Бер студент кул күтәреп, профессордан суның нинди мәгънә биргәнен сорый.
Профессор елмаеп:
– Бу турыда соравыгызга мин шат. Мин аны болай гына салдым. Сезгә, тормышыгызның никадәр генә тыгыз булуына карамастан, һәрвакытта да күңел ачуларга, бәйрәмнәргә һәм ялга да урын калганын исбатлау өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев