Белеп тор! «Кайнар линия» ачыла
Роспотребнадзор җәйге сезон алдыннан туристлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ача, чөнки бу вакытта күп кенә россиялеләр сәфәрләр планлаштыра.
26 майдан 6 июньгә кадәр Роспотребнадзор һәм Гигиена һәм эпидемиология үзәкләре федераль бюджет учреждениеләре тарафыннан, туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачыла.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен телефоннар:
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы консультация пункты (84371) 5 72 63, эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.40а кадәр.
Ведомство белгечләре гражданнарга туристлык юлламалары сатып алу, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү, хокуклары белән бәйле мәсьәләләрнең киң спектры буенча консультация бирергә әзер.
Моннан тыш, эссе көннәрдә булу, имин туклану, эчә торган суның сыйфаты, коену кагыйдәләре һәм сәяхәтләр өчен кирәкле прививкалар буенча киңәшләр биреләчәк.
Төбәк кайнар линия телефоннары, шулай ук эш режимы турында мәгълүмат Роспотребнадзор идарәләре сайтларында бар.
Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли– 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).
Исегезгә төшерәбез, һәр кулланучы сыйфатлы хезмәтләргә хокуклы, ә Роспотребнадзор бу хокукларны якларга ярдәм итә. Үзегезнең отпуск алдыннан квалификацияле ярдәм һәм яклау алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев