Бәхет белән бүлешкәннән соң, ул тагын да җылырак була
Бәхет турында
– Синең кулыңда нәрсә ул?
– Бәхет.
– Ә нигә шундый кечкенә?
– Ул минеке генә. Әмма нинди нурлы һәм матур!
– Әйее... Искитмәле!
– Бер кисәген телисеңме?
– Бәлки...
– Бир учыңны. Мин бүлешәм.
– Ой... Ул шундый җылы...
– Ошыймы?
– Бик тә... Рәхмәт!
– Якын кешеләргә беркайчан да рәхмәт әйтмиләр.
– Нигә?
– Алар барысын да сүзсез дә аңлый. Күзләрдән.
– Ә читләр?
– Ә читләр рәхмәтне шундый ук читләргә әйтә. Вакыты җиткәч, аңларсың.
– Беләсеңме, кулда бәхет булганда, миңа җиңелрәк булып китте...
– Һәрвакыт шулай була.
– Әгәр дә мин кем белән дә булса бүлешсәм?
– Синең үзеңнеке артачак.
– Ник?
– Үзем дә белмим. Бүлешкәннән соң ул тагын да җылырак була.
– Ә аның белән кулны пешереп буламы?
– Кулларны көнчелек пешерә. Бәхет аларны пешерми.
– Беләсеңме... Бу могҗизаны кемнәр белән бүлешергә кирәклеген мин беләм.
– Мин шат.
– Алайса...
– Әйе, күрешербез әле... Бүлеш аның белән. Ул шул хәтле күпләргә җитешми...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев