Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Баш мие сәламәтлеген сак­лау буенча Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова үз киңәшләрен җиткерә

Өч сүз: лимон, ачкыч, шар

17-23 июль баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы
(22 июль – Бөтендөнья баш мие көне уңаеннан)

Табиб кисәтә!

Баш мие – кеше организмының иң катлаулы сис­темасы, ул аның бөтен эшчәнлеге белән идарә итә, төп регуляторы булып тора, аңа тулы мәгънәсендә яшәргә мөмкинлек бирә.

 

Баш мие сәламәтлеген сак­лау буенча Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова үз киңәшләрен җиткерә:
 

Баш мие сәламәтлеге өчен югары акыл активлыгын саклау, күбрәк хәрәкәт итү, кан басымын күзәтү, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләрне вакытында үтү мөһим. Аның эшчәнлеге бозылу бик күп төрле булырга мөмкин: нерв-мускул авырулары, эпилепсия, склероз, Паркинсон авыруы, төрле деменцияләр, хроник баш мие ишемиясе һәм инсульт.

Бөтендөнья инсульт оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 15 миллионнан артык инсульт очрагы теркәлә. Ә Россиядә ел саен 400 меңнән артык кеше баш мие кан әйләнеше кискен бозылуга дучар була. Шулай ук COVID-19 авыруларында постковид синдромы үсеше актуаль проблема булып тора, анда когнитив функцияләр зыян күрә, йокы бозыла, баш авыртулары һәм астения барлыкка килә. Постковид синдромы ихтималлыгы яшь белән арта, һәм еш кына булган проблемаларны көчәйтә. Постковид синдромы симптомнары ачыкланганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр кеше инсульт кичергән икән, аның кабатлануын кисәтүгә юнәлдерелгән терапия алуы бик мөһим. Уртача когнитив тайпылышлар булганда, кан басымы, холестерин, глюкоза, шулай ук йөрәк ритмы дәрәҗәсен күзәтергә кирәк.
Якыннарыгызда когнитив бозылуларны кыс­ка вакытлы Мини-Ког тестлары ярдәмендә ачык­лау мөмкин. Метод кыска вакытлы хәтерне (3 сүзне истә калдыру һәм кабатлау) һәм күрү-пространство координациясен («сәгатьләр рәсеме ясау» тесты) бәяләүне үз эченә ала.

Тест кагыйдәләре:

  • 1) Пациентка 3 сүзне искә төшерергә тәкъдим итәләр: лимон, ачкыч, шар
  • 2) Аннан соң сәгать циферблатын ясарга һәм 8 сәгать 20 минут вакытын үзенә билгеләргә сорыйлар
  • 3) Тест ахырында пациенттан 1нче пункттан өч сүзне искә төшерү һәм атау сорала.


Тест нәтиҗәсе: әгәр пациент өч сүзне атамаса яки 1-2 сүз генә әйтсә, деменция фаразлана. Әгәр «сәгать рәсеме» текстында хаталар ясалган булса, деменцияне күздә тоталар. Әгәр сәгатьләр һәм уклар дөрес ясалган булса – деменция юк. Ысулның кимчелеге шунда ки, ул бары тик деменцияләрне генә ачыклый һәм җиңел яки уртача хәтер бозылуларын ачыклау өчен яраксыз.

Тән кебек үк баш миенә дә күнегүләр кирәк:
– актив социаль аралашу, чит телләрне өйрәнү, кроссвордларны чишү, теләсә нинди яңа күнекмәләрне, фәннәрне һәм компьютер программаларын үзләштерү.

Баш миенең актив эшләве, аек акыл һәм яхшы хәтер өчен баш миен кислород белән туендыручы ачык һавада көн саен йөрү бик файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев