Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Баллы балан

Онытып җибәргән булсагыз, көз һәм кыш айларында бик тә файдалы әлеге катнашма турында кабат исегезгә төшерәбез.

Бу витаминга бай «дару»ны кышка да әзерләп куйсагыз була.


Балан җиләкләрен кайнар су белән коендырыгыз һәм иләк аша үткәрегез. Шуңа 1:1 нисбәтендә бал кушып, болгатыгыз һәм бер атнага бүлмә температурасында тотыгыз. Ач карынга 1 аш кашыгы кабып куйсагыз – көнлек витамин запасы бар дигән сүз!


Баланны тамак авыртканда һәм тавыш карлыкканда да кулланалар. 1 аш кашыгы баланны бер стакан кайнар суга салып, 2 сәгатькә төреп куегыз. Ангина булганда тамакны шул төнәтмә белән көнгә өч тапкыр чайкагыз, ә тавыш карлыкканда, шулай ук, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчеп куегыз.


Бронхиттан, 3 аш кашыгы баланны изеп, 3 аш кашыгы бал белән кушып болгатыгыз. Катнашмага кайнаган әмма бик кайнар булмаган су салып, тотыгыз һәм сөзеп, чәй кебек эчегез. Мондый чәй үпкәләр ялкынсынганнан да яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев