Балаларга ютәлдән ярдәм итүче 5 рецепт
Соңгы арада күпләр ютәлдән азаплана. Бу аңлашыла да. Вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык бит. Яшел Үзәндә балалар да күп чирли, пневмония очраклары теркәлгән.
Без балаларга ютәлдән ярдәм итүче берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!
1. Бер бәрәңге, 1 баш суган, 1 алманы 1 литр суда, сыеклыгы ике тапкыр кимегәнче, акрын утта пешерәбез. Килеп чыккан төнәтмәне җылы килеш тәүлегенә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчерәбез.
2. Яңа чыгарган кәбестә согына шул ук пропорциядә бал кушып эчерсәң дә, файдалы.
3. 1 аш кашыгы нарат бөреләрен бер стакан суда кайнатып, 30 минут төнәтәбез. Сөзәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы бирәбез.
4. Бал һәм зәйтүн маен тигез пропорциядә кушарга кирәк. Балаларга көненә 4-5 тапкыр бер чәй кашыгы бирсәң яхшы. Чара хәтта бума ютәлен (коклюшны) дәвалаганда да нәтиҗәле.
5. Бер лимонны тулысынча кабыгы белән 10 минут пешерергә. Суытырга, кабыгын чистартырга, согын сыгарга. 2 аш кашыгы глицерин (даруханәдә сатып алырга) һәм килеп чыккан катнашмага 1: 1 исәбеннән бал кушарга. Җентекләп болгатырга, көненә 2-3 тапкыр, ашарга бер сәгать кала, чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Микстура тәмле һәм зарарсыз, үпкәләрне бик яхшы чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев