Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бала дөрес туклансын

Башлангыч сыйныф укучыларына яхшы тук­ланырга кирәк, чөнки алар бу вакытта тиз үсә, тән массасы җыя.

Сигез яшьтә, нигездә, нерв сис­темасы формалашып бетә. Ун яшьлек баланың баш мие массасы зур кешенеке кадәр була. Шуңа күрә, зурларга балаларының туклануына аеруча игътибарлы булырга кирәк.

  • Барлык мәктәп укучыларына әче сөт ризыклары ашау файдалы. Чөнки алар эчәклек микрофлорасы эшчәнлеген нормальләштерә, ә бу үз чиратында иммунитетны күтәрә.
  • Баш эшләүгә, сәла­мәтлеккә һәм үсү өчен бик тә кирәкле булган йодлы ашамлык­ларның мөһимлеге турында истән чыгармагыз. Йодка диңгез ризыклары, диңгез балыклары бай.
  • Балаларның туклану рационында яшелчә, җиләк-җимеш һичшиксез булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев