Баклажаннан кабымлык
Кирәк була: 1 кг баклажан 600 гр сусыл һәм кызыл помидорлар 500 гр башлы суган 100 мл үсемлек мае 1 аш кашыгы тоз 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч
Баклажаннардан кышка кабымлыкны әзерли башлаганчы, барлык азык-төлекне әзерләргә кирәк.
Баклажаннарны яхшылап юарга, очын кисеп, вак шакмаклап кисәргә. Табага үсемлек маеның яртысын диярлек салырга һәм баклажаннарны алтынсу төс алганчы кыздырырга.
Суганны, помидорны ваклап турарга һәм, шулай ук, кыздырырга.
Барлык аерым-аерым кыздырган яшелчәләрне бер савытка бушатырга, тозларга-борычларга һәм кайнатып чыгарырга.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, һәрберсенең өстенә капкачларын куеп, 40 минутка мичкә тыгарга.
Шуннан соң алып, капкачларын тиешенчә ябарга. Салкынча урында сакларга.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев