Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчага ямь биреп торган мәк чәчәген үстергән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр

Мәкнең декоратив төрен үстерергә ярый.

Мәк шулай ук аш-суда, сәнәгатьтә дә кулланыла. Ә составында наркотик һәм психотроп матдә булган мәкне үстерү закон тарафыннан тыелган. Дөрес, моны күз белән генә карап аерып булмый. Экспертиза ярдәмендә ачыклыйлар.

Бакчада 10 төпкә кадәр мәк табылса, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.5 маддәсе буенча, кешене 1500-4000 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.
Мәк саны 200 гә хәтле икән, РФ Җинаять кодексының 231 нче маддәсе буенча, 300 мең сумга кадәр штраф яный, шулай ук ике елга иректән мәхрүм итү каралган. Бакчада мәк 200 дән дә артса, 8 елга кадәр ирекне чикләүләре бар.

Баксаң, кайбер наркоманнар, аеруча ялгыз яшәүче әби-бабайларның бакчаларына мәк, киндер чәчеп чыга икән. Үзегез утыртмасагыз да, бакчада мәк күрсәгез, йолкып атуыгыз хәерле. “Белмәдем”, — дип җаваплылыктан котылып булмый.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев