Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчачыларга да чират җитте

Дачада бизнес белән шөгыльләнеп буламы?

Безнең икътисади тотрыксыз вакытта һәркем үз эшен булдырырга омтыла. Кайберәүләр шәхси участокларын коммерция максатлары өчен куллана. Берәүләре умарта кортлары белән шөгыльләнә, икенчеләре йорт кошлары һәм хайваннар үстерә.

Дача участогында кафе, ресторан һәм автомастерской ачарга буламы?
Җир кишәрлекләре режимы шәһәр төзелеше регламенты белән билгеләнә. Шуңа күрә коммерция эшчәнлеге учас токта регламент белән хәл ителергә тиеш.
Участогында сәүдә палаткасы ачар өчен туры киләчәк:
рөхсәт ителгән җир төрен үзгәртергә;
бакчачылык-коммерциясез ширкәтнең күпчелек әгъзаларының рөхсәтен алырга.
Мәсәлән, бал кортларын дача участогында тоту өчен гомуми җыелышның хуп лавы кирәк.

Бакчачыларга балтырган өчен нәрсә яный?
Балтырган рәсми рәвештә чүп үләне дип танылган һәм җир кишәрлекләре хуҗаларын үз дачаларын зарарлы үсемлектән арындырырга мәҗбүр итәләр.
Кире очракта 5000 сум штраф салынырга мөмкин.
Мәсәлән, узган елда гына да балтырган өчен 2,5 мең дачачы һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Тавык тотарга буламы?
Ә менә тавыкларны бакчада үз ихтыяҗ ларың өчен генә тотарга була.
Иң мөһиме, аларны карап тотканда санитар нормалар саклансын һәм күршеләргә уңайсызлыклар тудырмасын.
Әмма, башта СЭС һәм ветеринария күзәтчелеге рөхсәтен алырга кирәк.

Шашлык кыздырырга ярыймы?
Була, тик моның өчен учак яки мангал өчен махсус җиһазландырылган урын булырга тиеш.
Учак өчен 30 сантиметрдан да ким булмаган һәм диаметры бер метрдан да артмаган тирәнлектә чокыр кирәк. Ул янучан материаллардан һәм коры үләннәрдән 2 метр ераклыкта булырга тиеш.
Ә мангал урнаштыру өчен тигез мәйдан кирәк.
Иң мөһиме – учак ягу урыны йорт һәм башка корылмалардан 5 метр ераклыкта булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев