Бакчаны тукландырабыз
Файдалы киңәшләр.
Кәбестә өчен:
сезонга кәбестәгә 9 процентлы аш серкәсе катнашмасы сибәргә кирәк. 10 л суга 100 мл серкә. Лейка белән коендырасың, кәбестә татлы һәм кетердәп тора торган була.
Суган өчен:
20 л суга 200 гр чүпрә салып ике сәгать төнәтергә һәм сибәргә.
Укроп өчен:
20 л суга 2 аш кашыгы мочевина кушып болгатырга һәм сибәргә.
Редис өчен:
10 л суга 300 гр агач көле өстәп, тамыр төбенә кич сибәргә.
Татлы борыч өчен:
1 л суга 50 гр чүпрә, ярты стакан шикәр комы салып болгатырга һәм 7 көн төнәтергә. Шуннан соң 10 л суга 1 стакан катнашманы кушып, сибәргә.
Кыяр өчен:
700 граммлы банка күләмендәге суган кабыгын 10 л суга салып, кайнатып чыгарырга һәм капкач ябып, 12-14 сәгать төнәтергә. Аннары сөзәргә, кабыкларны да сыгарга, файдалы сулары әрәм калмасын. 4 л суга 1 л төнәтмәне өстәп, кыяр яфракларын коендырырга, туфрагына да сибәргә.
Чөгендер өчен:
тамыразык артык эре үсмәсен дисәгез, араларын 10-12 см калдырып утыртыгыз. Чөгендер көл ярата. Аны сезон буена
төпләренә берничә тапкыр сибегез. Татлы булсын өчен, бер чиләк суга бер аш кашыгы тоз кушып сибегез.
Кишер өчен:
чебенләмәсен дисәгез, бер чиләк суга кара төелгән борыч кушыгыз һәм кишер тишелгәч, рәт араларына сибегез.
Томат өчен:
10 л суга 20 тамчы йод һәм 1 л эремчек суы кушып сибәргә кирәк. Катнашма уңыш өлгерүгә генә ярдәм итеп калмый, микробларны да үтерә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев