Бакчаны көзге казу вакытында фосфорлы ашлама кертәләр: көзгә җиде киңәш
***
1. Бакчаны көзге казу вакытында фосфорлы ашлама кертәләр. Чөнки ул туфрактан юылмый һәм үсемлекләрнең тамырына эләксен өчен күп вакыт кирәк. Шул ук вакытта хлорлы калий белән дә ашлыйлар, ул язга кадәр сулар белән тирәнгәрәк сеңәчәк.
2. Барлык үсемлек калдыкларын яхшылап җыеп түгәргә, чүп үләннәрен утарга. Сәламәт үсемлек яфракларын компостка түгәргә, авыруларын яндырырга. Бакчада язын утыртылачак делянкаларга бүлергә.
3. Казыганда чыккан зур кантарларны ватмагыз, андый өслек карны яхшырак тоткарлый, туфракта дым күбрәк туплана, кышлаучы зарарлаучылар үлә.
4. Тычкансыман кимерүчеләрдән саклану чараларын күрегез. Үсемлекләрнең аскы өлешләрен толь, пленка яки ылыслы ботаклар белән чорнагыз. Кечкенә үсемлекләргә капрон оек-колготкалар киертеп сакларга була.
5. Агач-куакларның штамбларын (төптән беренче ботакларынача кәүсә) һәм беренче скелет ботакларын акшарлагыз. Бу аларны салкын җилләрдә кибүдән саклый. Һәм известь кимерүчеләрне дә куркыта. Шул максаттан, агач һәм куак тирәләренә торф, агач чүбе, креолин һәм нафталин, бөтнек исе сеңдерелгән чүпрәкләр ташлагыз.
6. Керән тамырларын җыегыз. Эреләре – саклауга озатыла, кечкенәләре – утыртуга кулланыла.
7. Барлык күпьеллык үсемлекләрне, кирәк булганнарын, аерып утыртыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев