Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәйрәмнән соң

Иии, Аллаһка шөкер, тук заманда яшибез!

Ризыкның да, эчемлекләрнең дә ниндие генә юк! Яңа ел табыннарыбыз да сыгылып торачак, әлбәттә. Иң мөһиме, аннары үзебезгә сыгылмаска иде... Кирәгеннән артык ашауның җиде төп гөнаһларның берсе булуын да истән чыгармасак, үзебезгә генә файда булачак, җәмәгать. Әмма, бәйрәм – бәйрәм инде, ул вакытта иртәгәсен авыр булачагы турында уйлап торып була димени?

! Өстәлләребезгә куелган йөз төрле нигъмәтнең барыннан да авыз итәчәкбез. Ничә көн буе өйдә генә тору, шулай ук ялыктыра, шуңа күрә кунакларга да йөриячәкбез һәм анда да тәм-томнардан баш тартмаячакбыз.


Озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәреннән соң үзен яхшы хис итүчеләр бик сирәктер ул. Авыр ризыкларның һәм эчемлекләрнең күплеге, көн режимы һәм йокы вакыты бозылу – болардан соң гадәти тормышка һәм халәткә кайту җиңелләрдән түгел.

Шуңа күрә ярдәм йөзеннән, бәйрәм иткәннән соң организмның нормаль эшчәнлеген торгызу буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез:

Яңа сыгылган чөгендер һәм кишер соклары эчегез. Алар организмны витаминнарга гына баетып калмый, ә бавырга агулы матдәләрдән арынырга да булыша.


Канны һәм кан тамырларын чис­тарту өчен, атна дәвамында, ашар алдыннан 150 грамм яңа сыгылган кыяр согына бер аш кашыгы бал кушып эчегез. Аны кабул итәр алдыннан гына ясагыз, чөнки ул үзенең файдалы сыйфатларын ярты сәгатьтән соң югалта. Кемнәрдә гас­трит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, эчке органнарында таш бар – бу эчемлек сезнең өчен түгел.


Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел үләннәр кушылган җиңел ризыклар ашагыз. Аларда, бәйрәм табыныннан соң стресс кичергән организм өчен кирәкле клетчатка һәм витаминнар күп. Вакытлыча гына булса да кичке аштан баш тартып карагыз.


Тоз куллануны минимумга калдырыгыз. Ул организмда сыеклыкны тоткарлап, йөрәкнең дөрес эшчәнлеге өчен кирәкле калийны нейт­ральләштерә.


Яшел чәй, сары мәтрүшкә, бөтнек һәм ромашка төнәтмәсе шлак һәм токсиннарны чыгарырга, шулай ук, эчәклек эшчәнлеген җайларга ярдәм итәр.


Мунча һәм сауна тиредәге зыянлы матдәләрне чыгарырга булыша. Тәнегезгә диңгез тозының да шифасы тияр.


Озак аунамагыз. Саф һава һәм физик кыймылдаулар гомуми халәткә уңай тәэсир итә, организмыгызга яшәү көче өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев