Авыз аша йөз авыру керә
Елга бер тапкыр стоматологка күренү авыруларны киметә
Табиб кисәтә
Эпидемиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә өлкән яшьтәге кешеләр арасында теш кариесы белән зарарлану 100 процент тәшкил итә. Шушы тема буенча Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Валерия Феоктистова белән сөйләшәбез.
– Экологик, биологик һәм социаль (медицина) факторлар белән идарә итүе бик авыр, шуңа күрә теш һәм авыз куышлыгы авыруларын профилактикалауда төп юнәлеш – дөрес тәртиптәге (шәхси) гадәтләр формалаштыру, – дип сөйли табиб. – Авыз куышлыгында 1000нән артык микроорганизм штаммы бар. Аның микрофлорасының физиологик әһәмияте – патоген микроорганизмнардан саклау функциясен тәэмин итү, авыз куышлыгының үз-үзен чистартуын булдыру, азыкны эшкәртүдә катнашуы.
– Авыз куышлыгындагы хроник инфекция чыганаклары организмга ничек тәэсир итә?
– Иммунитетны киметә, авыз куышлыгында яман шеш барлыкка килү, бөерләрдә, йөрәк һәм үпкәләрдә ялкынсыну процесслары үсеше өчен этәргеч факторлар булып тора, шикәр диабеты үсешенә, организмның аллергизациясенә, йөклелекне катлауландыруга китерә. Респиратор инфекцияләр килеп чыгарга, бактерияләр сулыш юллары буенча үпкәләргә кадәр төшәргә мөмкин. Сулыш юллары инфекциясе бактерияләр авыз куышлыгыннан сулыш системасы буенча төшеп, үпкәләрдә урнашканда килеп чыга. Бу бактерияләр үпкәләрне генә түгел, хәтта нервлар аша баш миен дә зарарларга мөмкин.
– Теш авыруларыннан чәйнәү фукциясенә зыян килә аламы?
– Әлбәттә, зыян килә. Нәтиҗәдә ашказаны-эчәк тракты авырулары да барлыкка килә, тормыш сыйфаты начарая. Ә тешләр булмау, анысы тагын да начаррак – эстетика бетә, дикция бозыла, коммуникатив активлык кими һәм психо-
эмоциональ өлкәгә тискәре йогынты ясый. Юкка гына, авыз аша йөз авыру керә, дип әйтмиләр.
– Моннан саклану өчен нишләргә?
– Микробиаль факторның тискәре йогынтысын киметүнең эффектив ысулы – тешләрне һәм тел өслеген чистарту. Моның өчен теш щеткаларының яхшысын сайлап алырга кирәк. Бик йомшак кисточкалар авыз авырулары булган балалар һәм олылар өчен генә. Йомшак щеткалар 4-5 яшьтән соң балаларга һәм теш сизгерлеге арткан олыларга туры килә. Эмаль белән проблема булмаган һәркемгә уртача катылыктагылары әйбәт булыр. Каты кисточкалар теш ташы формалашу куркынычы булганда тәкъдим ителә. Теш щеткасы 2-3 айга бер тапкыр алыштырылырга тиеш. Тешкә утырган ташлар эстетик проблемалар гына чыгарып калмый, ә дәвалануга авыр бирелә торган казналык авыруларына китерә ала, шуңа күрә елына бер тапкыр теш ташын профессиональ чистарту кирәк.
– Тешләр өчен пасталарның дөрес сайлануы мөһим. Сез нәрсәләр тәкъдим итәр идегез?
– Теш пастасын үз тәҗрибәңнән, шәхси өстенлекләрдән һәм финанс мөмкинлекләреннән чыгып сайларга кирәк. Табигатьтән сәламәт тешле кеше, пастаның теләсә нинди төренә өстенлек бирә ала. Ә инде хроник авырулар: кариес, периодонтоз, сизгерлекнең артуы булганда махсус дәвалау пасталарын алырга кирәк. Әче продуктлар: җиләк-җимеш, аеруча цитруслылар, шәраб, тозлы әйберләр ашаганнан соң, шунда ук тешне чистартырга ярамый. Кислота мохите теш эмален шулкадәр йомшак итә ки, хәтта теш щеткасы да аны зарарлый ала. Тешләрне чистартканчы, ике сәгать чамасы көтәргә кирәк. Аларны көндәлек кайгырту өчен иң мөһиме – тешләр арасына игътибар итү. Теш араларын махсус җепләр белән чистартырга була. Моны көн саен кичләрен, ким дигәндә, атнага өч тапкыр эшләргә кирәк. Тешләрне чистартуга вакыт җитмәсә – яхшылап чайкарга була һәм шуның белән теш ташлары утыру да әкренрәк барачак. «Кыр» шартларында ашаганнан соң махсус сагыз яки спиртлы спрейлар ярдәмгә килә. Алар, авыздагы начар истән түгел, ә тешләрне сакларга булыша. Шулай ук тешләрне көндәлек чистартып-карап торудан тыш, алар борчымаса да, теш табибына елына ким дигәндә бер тапкыр, ә шикәр диабеты белән интегүчеләргә елга 2 тапкыр барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев