Автоинспектор туктатмасын өчен нишләргә
Һәр машина йөртүченең үз гомерендә ЮХИДИ хезмәткәре белән йөзгә-йөз аралашканы булгандыр.
Юлларда инспекторларны без барысы тәртиптә, әйтик, багажникта – мәет, салонда корал һәм тыелган матдәләр булмаса да, үзебез пыяладай аек, документлар комплектланган булганда да читләтеп узарга тырышабыз. Белмәссең, нинди гаеп табар бит әле ул?! Мондый туктату мизгелләре һәрчак канәгатьсезлек һәм борчу уята.
Көтелмәгән очрашулардан үзеңне ничек мөмкин кадәр саклап калырга?
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез
Беренче һәм иң мөһим кагыйдә, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү: кагыйдә бозучылар – автоинспекторлар өчен үгезне кызыл чүпрәк белән котырткан кебек һәм монда инде якыннан танышудан котылырга мөмкин булмас.
Икенчесе – үзеңә игътибарны җәлеп иттермәү, «агымда югалу».
Машиналар агымы тизлеге белән хәрәкәт итү, тик акрын да булмасын, кискен маневрлар, узышулар, ыгы-зыгылар да ясалмасын.
Сүз дә юк, яңгыравыклы музыка игътибарны җәлеп итәчәк.
Күрәсең, мондый тәртип автоинспекция хезмәткәренең машина йөртүченең адекват хәленә шик уятадыр.
Әгәр дә яшерер нәрсә бар икән, мәсәлән, тонировка булганда, юл-патруль хезмәте постына якынлашканда, автоинспекция хезмәткәреннән ераграк полосадан яныңнан барган транспорт чарасы белән параллель рәвештә узып китү яхшырак.
Әлбәттә инде, сагыз чәйнәгән, болытлы көнне кара күзлек кигән, машинасы салонына яшьләр утырткан автомобильче инспектор яныннан шома гына узып китә алмас.
Автомобильнең тышкы торышы
Сүндерелгән фаралар, ачык бензобак, пычрак номерлар – болар игътибарны җәлеп итә торган сәбәпләр. Шуңа күрә өченче киңәш: юлга чыкканчы автомобильнең тышкы торышын, тәгәрмәчләрен тикшерергә, тәрәзә пыяласын сөртергә, номерларын юарга кирәк.
Кыскасы, ЮХИДИ инс пекторы туктатуның сәбәп ләре бик күп булырга мөмкин, ләкин игътибарлылык һәм саклык күрсәтеп, бу куркынычны нульгә кадәр киметергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев