Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ашказаны асты бизен «терелтәбез»

Эчке органнары 100% сәламәт кешеләр бармы икән ул?

Юктыр, мөгаен. Шулардан иң зыян күргәннәреннән берсе – ашказаны асты бизе. Чөнки, ашау өчен яшәгән бу заманда аңа бик кыенга туры килә. Бераз ярдәм итү өчен түбәндәге ысул белән танышып карагыз әле.

Кайнап торган 2 литр чиста суга 1 стакан тары ярмасы салып, боламыкка әйләнгәнче, пешерегез. Аннары эре кыргычта уылган 300 гр кабак салып, кабат изелеп беткәнче пешерергә. Тоз да, борыч та салмагыз. Бары тик 1 аш кашыгы май өсти аласыз. Һәм менә шул ботканы кичке аш урынына ашагыз. Ягъни, көн дәвамында гадәттәгечә тукланасыз, ә кичен, 3 атна дәвамында, бернәрсә дә кушылмаган бары тик шушы ботканы.

Бавыр өчен файдалы боткалар.

Тары.
Бу ярмадан әзерләнгән ботканы даими ашау организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгарырга ярдәм итеп, бавыр бизенә йөкләнешне киметә.

Карабодай.
Бавырны чистарту өчен кефирда җебетелгән карабодай кулланыгыз.

Солы.
Әлеге ярма бавыр һәм башка органнар авыруларын дәвалау диетасы өчен туры килә. Аны гепатит, бавыр циррозы, май гепатозы, подагра, кан тамырлары авырулары, бөерләрдә тайпылышлар, гастрит, ашказаны җәрәхәте, панкреатит һ.б. булганда ашарга киңәш итәләр. Солы боткасы ризык белән агуланганнан соң организмнан калган токсиннарны чыгарырга һәм авыруның хәлен яхшыртырга булыша.

Язмалар диагноз кую, дәвалау билгеләү өчен түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителә.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев