Ашказаны тәртиптәме?
Ашказанының торышы кешенең яшәү рәвешенә бик нык бәйле. Стресс халәтендә ул да авырый, дөрес тукланмаганга да үзенчә җавап бирә. Ашказанын ничек сакларга?
Фото: ясалма интеллект
Азыкны тиешенчә чәйнәп ашагыз. Ризык авыз эчендә үк эшкәртелә башларга тиеш. Ашказанына зур кисәкләр төшү аңа көчәнешне арттыра, сару кайнауга китерә ала.
Колбаса, сосиска, эшкәртелгән ит — ашказанының төп дошманы. Пешкән майсыз ит ашарга кирәк.
Тәүлегенә 500 г җиләк-җимеш һәм яшелчә ашагыз.
Аз-азлап, ешрак ашау файдалы. Табынга утырырга 20-30 минут кала, 1 стакан җылы су эчәргә гадәтләнегез. Ул ашказаны согының әчелеген нормага салырга, сару кайнауны кисәтергә булыша. Ашаганда һәм аннан соң ук эчмәскә кирәк. Кичке ашны йокларга ятар алдыннан 4 сәгать кала ашарга тырышыгыз.
Ашказаны авыртканга түзәргә ярамый. Сару кайнаудан дарулар авыру билгесен җиңеләйтә, ә проблема шул килеш кала. Гастроэнтерологка күренергә һәм дәвалана башларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев