Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Алкогольне куллануны һәм аның белән бәйле үлем-китемне киметү атналыгы уза

11 сентябрьдә – Бөтендөнья аеклар һәм 17 сентябрьдә пациентларның иминлеге көне билгеләп үтелә.

Нәкъ менә спиртлы эчемлекләр куллану үлемгә, авыруларга, җинаятьчелеккә, имгәнүгә, юл-транспорт һәлакәтләренә һәм көнкүрештәге ыгы-зыгыга китерә. Кыскасы, бер генә дә яхшы ягы юк. Росстат мәгълүматлары буенча, алкоголь белән бәйле сәбәпләрдән үлүчеләр саны 2021 елда 47,3 меңне тәшкил итә, шуларның 70%тан артыгы эшкә яраклы яшьтәгеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге күрсәткечтә алкоголь куллану белән бәйле үлемнәрнең күп өлеше кертелми, мәсәлән, кайбер кардиомиопатия, аритмия, яман шешнең аерым формалары, бавыр авырулары. Тагын бер факт уйландыра: спиртлы эчемлекләр белән мавыгу авыл җирлегендә авыррак нәтиҗәләр белән характерлана икән.
Эчү белән күп эчүнең чиге кайда соң?

Бу бәхәсле мәсьәлә, әмма гомумән алганда, гади халык тарафыннан артык куллану алкогольгә бәйлелеккә тиң. Мантыйк гади һәм аңлаешлы – мин теләсә кайсы вакытта эчүдән баш тарта алам икән, проблема да юк, ә күпме эчүем беркемгә дә кагылмый. Мондый карашның проблемасы шунда ки, алкоголь тормышта бик мөһим һәм кирәкле әйбер түгел бит. Үзегезгә сорау биреп карагыз: мин даими рәвештә нәрсә өчен эчәм соң? Гадәттә, сәбәп­ләре түбәндәгеләр: эштә стресс, йокысызлык, ял итәсем, тынычланасым килә.
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова газета укучыларыбызга алкогольгә бәйлелекнең 6 билгесен җиткерә. Үзегезне дә сынап карагыз әле. Бу билгеләр көн саен күзәтелмәскә дә мөмкин.

Түбәндәге билгеләрнең даимилегенә игътибар итегез:

  • 1. Эчүгә көчле ихтыяҗ булу (кайвакыт, балык тотудан кайт­канда иң беренче кибеткә кадәр тизрәк барып җиткәнче түзә алмау).
  • 2. Эчемлек күләмен контрольдә тота алмау (егылганчы эчү).
  • 3. Махмырдан интегү.
  • 4. Бер үк күләмдә эчүгә өйрәнү һәм ул сиңа элеккеге эффектны бирми.
  • 5. Башка кызыксынулар икенче планга күчү. Нидер сатып алу, балконда яисә гаражда ремонт ясау турында уйламау.
  • 6. Тискәре нәтиҗә­ләр булуга карамас­тан (эчке орган авырулары – бавыр цир­розы, алкоголь гепатиты, панкреатит һ.б.), спиртлы эчемлекләр куллануны дәвам итү.

Әгәр дә сездә яки якын кешегездә соңгы ел эчендә югарыда саналган билгеләрнең өчесе бар икән – ашыгыч рәвештә квалификацияле медицина ярдәме кирәк. Исегездә тотыгыз! Алкогольнең кеше өчен куркыныч булмаган дозасы юк. Аны куллану бервакытта да файдага түгел. Һәм дә алкогольле продукциянең теге яки бу төрен кулланырга киңәш итеп булмый: куркынычсыз градус – ноль! – дип аңлата табиб ВалерияФеоктистова.

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев