Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Ак чыршы (пихта) шифасы

Нарат урманнарында, чыршылар, ак чыршылар үскән паркларда йөргәндә сулышлар ачылып, күңелләр күтәрелеп китүе юкка түгел. Ылыслы агачлардагы эфир майларының үзенчәлекле хуш исе, алардагы фитонцидлар тәэсирендә җаныбызга рәхәтлек, тынычлык иңә.

Фото: ясалма интеллект

Традицион медицинада, фармацевтикада дарулар ясаганда, шулай ук халык дәвачылары тарафыннан аның Себер ак чыршысы дигән төре ешрак кулланыла.

Кабарынкы кабыгы астында чын мәгънәсендә сихәтле хәзинә яшерелгән. Сүз искиткеч хуш исле, үтәкүренмәле шифалы сыеклык – табигый ак чыршы бальзамы турында.

Ак чыршы майда чәчәк ата, август-сентябрьдә орлыклары өлгереп җитә. 7-9 см озынлыктагы күркәләре октябрьдә җиргә коела. Ак чыршының ылысы, яшь ботаклары, бөреләре, кабыгы, аның эчедәге табигый бальзамы, тамыры – дәвалау үзлегенә ия кыйммәтле чимал.

Табигый дәвачының кадерен белгән кешеләр аның сихәтле бөреләрен язын җыялар, яшь ылысын – июнь-августта, өлгергәнен – октябрьдән февральгә чаклы, кабыгын – ел әйләнәсе, тамырын көздән җыярга киңәш итәләр. Өлгергән күркәләрен көздән җыеп куеп, ел әйләнәсе дару әзерләп, рәхәтен күрәләр. Апрельдә аның ылысында аскорбин кислотасы күп була. Ак чыршы себеркесендәге эфир майлары әйбәтрәк саклансын өчен, ботакларын кыш көне кисеп алып, киштәләргә тезеп салып, өстенә кар катламы сибеп саклау отышлы, диләр. Ак чыршының тонусны күтәрүе, кәефне яхшыртуы, авыртуны басуы, ялкынсынуларга каршы торуы, организмны ныгытуы, иммунитетны күтәрүе, җәрәхәтләрне төзәтүе, дезинфекция ясавы, бактерияләрне юк итүе, какырыкны кубаруы, организмны агулардан чистартуы фәнни расланган.

Халык дәвачылары ак чыршының сихәте турында борынгы заманнарда ук белгәннәр, үпкә, тире, буыннар авыруларыннан уңышлы кулланганнар. Салкын тигәндә, йогышлы чирләр баш калкытканда аскорбин кислотасына, бета-каротинга бай ылыслардан ясалган препаратларның файдасы тия. Ылыслы экстрактлар салынган ваннада юыну, ятып тору нервларны тынычландыра, кәефне яхшырта. Ак чыршы ылысының судагы төнәтмәләрен кашыклап эчеп, ашказаны согы бүленеп чыгуны җайга салалар. Йөрәк эшчәнлеген нормальләштерергә, тирене савыктырырга, җәрәхәтләрне төзәтергә фитонцидлары булышлык итә. Ак чыршыдан ясалган дарулар агулы җитештерү предприятиеләрендә эшләүчеләргә, төрле сәбәпләр аркасында агуланучыларга, организмнан радиоактив металларны, токсиннарны чыгарырга булыша. Ылыс сыгынтысыннан ясалган препаратлар кулланып вак кан тамырларын чистарталар, эреләренең сыгылмалылыгын кире кайтаралар. Үпкә авыруыннан интегүчеләргә какырыктан чистарынырга булыша ул. Ылыс төнәтмәсен сулатып, бронхиаль астма вакытында сулыш юлларындагы спазмнардан коткаралар. Даими баш авыртуыннан интегүчеләргә дә аның файдасы тия. Антибактериаль, диуретик үзенчәлекләрен белгән табиблар ак чыршыдан ясалган даруларны бөер, сидек юллары авыруларын дәвалаганда уңышлы куллана. Яман чир ачыкланган очракта, яңа шешләр ясалмасын, метастазлар таралмасын өчен, көчле дарулар белән беррәттән, онкологиядә ак чыршы экстрактын кулланулары билгеле. Химия курсын алган кешеләрнең канын зарарлы калдыклардан чистарту өчен дә кирәк ул. Экзема, псориаз кебек катлаулы тире авыруларыннан интегүчеләрне ак чыршы мае белән дәвалыйлар. Вируслы инфекцияләр вакытында, тән тукымалары, мускуллар, буыннар сызлаганда ак чыршы мае авыртуны баса. Йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфьлеге белән авыручыларны, артериаль кан басымы «уйнап» җәфа чигүчеләрне, глаукомадан, нерв киеренкелегеннән газапланучыларны ак чыршы мае тынычландыра.

Халык дәвачылары арасында киң таралган кайбер савыктыру ысуллары.

Иммунитетны күтәрү өчен: 2 аш кашыгы ылыска 1 стакан кайнап торган су коеп, 20 минут талгын утта кайнатып суытырга кирәк. Сөзеп алгач, бер тәүлек эчендә өчкә бүлеп эчәргә.

Кан тамырларын чистарту-ныгыту өчен: 5 аш кашыгы вакланган ылыска 3 стакан су салып, 2 аш кашыгы суган кабыгы, 3 аш кашыгы гөлҗимеш өстәп, талгын утта 10 минут кайнатабыз. Төреп куеп, ярты тәүлек төнәткәч, сөзеп алып, сыеклыкны өчкә бүлеп, тәүлегенә 3 мәртәбә эчәбез, дәвалану курсы 3 ай.

Баш авыртканда, бик нык арыганда, стресс кичергәндә тынычлану өчен ак чыршы төнәтмәсе салынган ванна керү файдалы. Ике уч ылыс өстенә 4 стакан шау кайнар су коеп, томалап куеп, 2 сәгать төнәткәч, сөзеп ваннага салабыз. Суның температурасы 37 градустан артмасын, ваннада 15-20 минут кына ятарга рөхсәт ителә.

Эчәклек чирләре – колит, энтероколит дәвасы: 5-6 тамчы ак чыршы маен ярты стакан кайнаган суга тамызып, бик яхшылап болгаталар, шуны өчкә бүлеп, ашарга 20 минут кала эчәләр.

Радикулиттан интегүчеләр ак чыршы маен пергамент кәгазенә сылап, авырткан җиренә куеп, өстеннән җылы шәл урап, йоклар алдыннан ярты сәгать чамасы тота. Артыгы ярамый.

3 тамчы ак чыршы маен 1 аш кашыгы балга тамызып, 4-5 аш кашыгы суган согы салып, әйбәтләп болгаткач, чәчләрне үстерә торган бик шәп бальзам килеп чыга. Аны чәч төпләренә сылап, бармак бите белән массажлап, полиэтилен башлык киеп, ярты сәгать тоткач, составны юып төшерәбез.

Бик күптөрле чирләрдән дәва булуына карамастан, ак чыршыдан ясалган даруларны, экстракт, май, төнәтмәләрне авырлы хатыннарга, бала имезүчеләргә, ашказаны-эчәклектә җәрәхәт булганнарга, эпилептикларга, нарасыйларга, бу препаратка аллергиясе булганнарга, алкоголь эчкән кешегә куллану тыела.

Хәмидә Гарипова, Казан

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев