Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әгәр дә сез пакетлы чәй эчәсез икән, түбәндәге кагыйдәләрне белергә кирәк

Пакетлы чәй эчәсезме?

Татарлар арасында чәй эчмәгән кеше юктыр, булса да бик аз. Ниндиен генә эчеп карамыйбыз инде шуның. Кемдер принципиаль рәвештә яфрак чәе генә эчә, ә кайберәүләр пакетларга өстенлек бирә – чөнки аны алдан төнәтеп куясы юк, ашыкканда бик кулай.

Ә менә шул пакет эчләрендә ниләр качып ята икән?

Арзан бәяле пакелы чәй әзерләгәндә, яфраклы чәй җитештерүдән калган чәй тузаны кулланулары хәзерге вакытта беркемгә дә сер түгел. Чәй тузаннары, асылда, чәй яфракларын кыздыру вакытында коелган кисәкләр һәм кызганыч, аларда инде бернинди дә файдалы матдәләр юк диярлек. Чәй тузанының бай төс бирмәве җитештерүчене пакетлы чәйгә еш кына буяулар катнаштыруга этәрә. Ә челем һәм кәгазьнең тәмен бетерү өчен, мондый чәйгә тагын ясалма хуш исләр дә өстиләр.


Әгәр дә сез пакетлы чәй эчәсез икән, кайсыбер кагыйдәләрне белергә кирәк:

  • Сатып алыр алдыннан кабын игътибар белән укыгыз. Әгәр дә пакеты ясалма ефәктән, нейлон яки кукуруз крахмалыннан эшләнгән икән, димәк бу сыйфатлы продукт. Ә кәгазь пакетта эчемлекнең сыйфаты да, тәме дә түбән. Шулай ук, һәр чәй пакетының аерым конвертка яки фольгага төрелгәнен сайлагыз.
  • Төнәтелгән пакетлы чәйнең төсе үтә күренмәле булырга тиеш. Тонык чәй – сыйфатсызлык билгесе. Шулай ук, челем исе һәм тәме сизелмәскә тиеш.
  • Очсыз чәчәк һәм җиләк-җимеш чәе – тулаем буягычлардан һәм тәмләткечләрдән торган ясалма продукт (кабында язылган мәгълүматны укыгыз!)
  • Чәй кыйммәтерәк булган саен, җитештерүче анда сыйфатлырак чәй тутыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев