Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әгәр дә бакчагыздагы туфрак җиңел, көпшәк һәм йомшак булсын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз

Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт

Әгәр дә бакчагызга ел саен агач чүбе кертсәгез, туфрак җиңел, көпшәк һәм йомшак булыр. Аңарда һава алмашуы арта һәм шул сәбәп­ле дымны да яхшы сеңдерәчәк. Чүп үләннәре дә кимер һәм җир өслеге кабык кебек катмас.

Туфракның сыйфатын яхшырту өчен, яңа түгел, ә бурсыган, черегән агач чүбен куллану яхшы. Әгәр дә яңаларын куллансагыз, туфракны әчетмәсен өчен, аларны азотлы минераль ашламалар – мәсәлән, мочевина яки аммиак селитрасы белән кушарга кирәк. Агач чүбе тизрәк чересен өчен, алардан компост ясагыз.

Язын, туфрактан дым парга әйләнә башлагач, агач чүбен мульча итеп кулланыгыз. Моның өчен аны түтәлләргә биш сантиметр калынлык­та җәяргә кирәк. Мульча якынча җәй урталарына кадәр файда китерер, ә аннары туфрактан дым чыгуга киртә булуы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев