Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Аек башта – саф акыл

Әйе, эчү яхшы нәрсә түгел, диеп никадәр генә сөйләсәк тә, күпләребезнең бәйрәм табыннары ансыз узмый инде.

Нишләтәсең, без түгел, дөньясы шундый бит, дип әйткән ди берәү. Алай да бик мавыкмаска кирәктер, иртәгәсен башны авырттырып, кәефне кыра торган ул нәрсәләр белән. Чынбарлыкка килгәндә, акыл сату бер нәрсә, ә хәлне җиңеләйтердәй киңәшләр бирү – файдалырак булыр бу көннәрдә. 

 

Бик үк «добрый» булмаган андый иртәләрдә нишләргә соң?

 
Тоз-су балансын торгызудан башлагыз. Махмыр – бозылган ризык ашаганнан соң кебек үк, агулану нәтиҗәсе. Морс, минераль су эчегез. Регидрон кабул итсәгез, тагын да яхшы. Алкоголь аркасында канда шикәр кими. Баллы чәй яки компот мигә җитешмәгән шикәр микъдарын бирә һәм бераз баш авыртуы кими.

Хәлне җиңеләйтү өчен баш төзәтмәгез. Бу алкоголизм белән авыручыларга гына ярдәм итә, ә гадәти кешеләрнең махмырын озайта гына.

Әгәр дә мөмкинлек бар икән, озак итеп йоклагыз. Уяныгыз, су эчегез һәм йоклагыз. Организмдагы альдегидны чыгару процессын махсус тизләтеп булмый, ә болай сез бу авыр вакытны йоклап уздыра аласыз.

Торып, морс һәм регидрон ярдә­мендә организмга бераз хәл биргәч, душ яки ванна керегез. Тирегә дә су «эчерергә» кирәк. Мунча турында онытыгыз, югары температура, этанол белән болай да агуланган йөрәккә артык йөкләнеш бирәчәк.

Матдәләр алмашын тизләтү өчен саф һавада йөрегез. Физик авыр хәрәкәтләр белән йөрәккә авырлык китермәгез.

Менә урамнан кергәннән соң, өстенә бераз тоз сибеп, бер помидор ашап куйсагыз да була. Кемнәрнең инде чын әппитит уянса, алар кайнар тавык шулпасы, катык, кефир, тозлы кәбестә ашый һәм томат согы эчә ала.

Әлеге киңәшләрнең берегезгә дә кирәге чыкмаса, бигрәк тә яхшы. Аек башта – саф акыл булуын онытмагыз, сәламәтлектән дә кыйммәт һәм кирәкле нәрсә юк.
 

Бәйрәмнәр күңелле, авыруларсыз узсын!

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев