7 - 13 апрель – сәламәт яшәү рәвешен алып бару атналыгы
(7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан)
Яшәү рәвешен үзгәртү – гомерне озайта
ВОЗ аңлатуынча, йогышлы булмаган авырулар 70% очракта вакытыннан алда үлем сәбәбе булып тора, шуңа күрә халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәтлек саклауның мөһим аспекты һәм сәламәт яшәү рәвешенең актуаль бурычларының берсе булып тора.
Сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ), ВОЗ билгеләмәсе буенча, әйләнә-тирә мохитнең табигый һәм социаль факторлары йогынтысы шартларында кешенең сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән мотивацияле тәртибе белән билгеләнә торган тормышның оптималь сыйфаты.
Күп санлы тикшеренүләрдә күрсәтелгәнчә, ЗОЖ нигезләренә иярү (даими физик йөкләнеш, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сыйфатлы баланслы туклану, стресс белән идарә итү) тулаем организмны һәм аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерүгә китерә.
Барлык яшь төркемнәрендә дә сәламәтлек белән бәйле күп кенә проблемалар куркынычы кими: сәламәт затларда һәм әлеге авырулардан интегүчеләрдә барлык сәбәпләрдән үлем һәм йөрәк-кан тамырлары үлеме.
Сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык индексы түбәндәге индикаторларны/компонентларны үз эченә ала:
- тәмәке тартмау;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне көн саен кимендә 400 г куллану;
- адекват физик активлык (атнага кимендә 150 мин уртача яки 75 мин интенсив физик йөкләнеш);
- тәүлегенә 5,0 гнан артык булмаган тоз куллану;
- ирләр өчен атнага 168 г чиста этанолдан һәм хатын-кызлар өчен 84 гнан артык булмаган алкоголь куллану.
ЗОЖ тарафдары булган кешеләр барлык сәбәпләрдән үлем куркынычын 39%ка киметә.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев