300 минутлык активлык авырудан коткара
25 – 31 август –актив спорт төрләрен популярлаштыру атналыгы.
Физик активлыкның түбән, тән массасының артык, канда холестеринның һәм кан басымының югары булуы бәйсез, мөстәкыйль авырулар үсешенең куркыныч факторы булып тора.
Физик активлыкның түбән булуы үсеш куркынычын арттыра:
- Йөрәкнең ишемик авыруын 30%ка;
- 2нче типтагы шикәр диабетын 27%ка;
- Юан эчәк һәм күкрәк бизе яман шешен 21-25% ка.
Төп тәкъдимнәр:
1. Минимум 150-300 минут уртача яки минимум 75-150 минут интенсив физик активлык яки атна дәвамында эквивалентлы комбинация;
2. Сәламәтлек өчен өстәмә өстенлекләр алу өчен уртача физик активлык вакытын атнага 300 минуттан яки көчле физик активлык вакытын атнага 150 минуттан артыгракка кадәр җиткерергә.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – һәр кешенең сәламәтлеген саклауның мөһим шарты. Сәламәтлеккә сакчыл карарга һәм аны балачактан сакларга кирәк. Балалар өчен ЗОЖ – сәламәт физик һәм психологик үсешнең төп факторларының берсе. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим. Бу максатларда балаларга һәм яшүсмерләргә авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация узарга киңәш ителә.
Үсеп килүче буынның сәламәтлеге – ул бөтен илнең киләчәк сәламәтлеге. Репродуктив потенциалны саклап калу максатыннан 15-17 яшьлек үсмерләргә репродуктив системаны тикшерү киңәш ителә. Балалар һәм яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев