Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

26 май - 1 июнь – тәмәкедән баш тарту атналыгы (31 май –Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан)

Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, халыкны тәмәке төтененнән һәм аны куллану нәтиҗәләреннән яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте гамәлдә булган елларда илдә тәмәке тарту таралышы кимесә дә, аларга алмашка килгән никотинлы башка продукция – вейплар, электрон сигаретлар, кальяннар, төтенсез тәмәке куллануның артуы күзәтелә.

Вейплар да тәмәке кебек, зыянлы

Бу продуктларның составында югары токсинлы никотин булу сәбәпле бәйлелек, шулай ук тәмәке төтененең авырулар китереп чыгаруы турында халык аз хәбәрдар булып кала бирә. Моңа тәмәке компанияләре тарафыннан ясалган агрессив маркетинг ярдәм итә, ул беренче чиратта яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлдерелгән.

Никотинлы продукция организмга тәмәке эшләнмәләре кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы уйдырмалар  – тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган ялган мәгълүмат бирүе.

Валерия  Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев